Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлылар Алсу Тархановадан «кышкы вакытны» кире кайтаруны сорадылар

ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова кабул итү алып барды.

Районның ике кешесе һәм бер төркем җәмәгатьчеләр депутатка үзләрен борчыган пробелмалар белән мөрәҗәгать иттеләр. Бөтенроссия халык санын алуда катнашкан өчен медаль белән бүләкләнгән пенсионер ханым кабул итүгә, бу бүләк “Хезмәт ветарны” исемен алу хокукы бирмиме икән, дигән сорау белән килгән.

– Медаль Бөтенроссия статусына ия булса да, ведомство бүләге булып санала һәм хезмәт ветераны статусына күчү өчен дәүләт бүләкләре исемлегенә керми, – дип аңлатты Алсу Абдрахман кызы.

Аксубайда яшәүче ханым озак еллар автмат-дуңгызчылык комплексында эшләгән, лаеклы ялга чыккач хезмәт стажы авыл җирлегендә авыл хуҗалыгы производствосында эшләүче буларак квалификацияләнмәгән. Аксубай шәһәр тибында бистә статусына ия. Депутат аңлатканча, бу моментны төгәл регламентлаучы закон бар. Кызганычка каршы, бары тик авыл җирлегендә яшәүчеләр генә авыл кешесе булып таныла.
Алексей Дмитриев җитәкчелегендәге район китапханәчеләре төркеме депутаттан кышкы вакытка “күчүне” кире кайтаруны сорадылар.

– Физик яктан бу авыр, ритм бозылган. Әйе, бер сәгать вакыт авыл кешеләренә җәй көне бакчада эшләү өчен артык булмас иде, болай исә иртәнге сәгать икедә көн яктыра башлый, ә кичке 21.30да – караңгы төшә. Сәгать укларын бер сәгатькә артка күчереп булмыймы икән? – дип аңлатты Алексей үзенең соравын.
Депутат беренче ике мөрәҗәгатькә шунда ук җавап бирсә, кышкы вакыт «петициясен» Алсу Абрахман кызы, мәсьәләне республика дәрәҗәсендә күтәрү өчен, үзе белән алып китте.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев