Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайлы ТРның атказанган төзүчесе исеменә лаек булды

    Аксубай төзүчесе Михаил Мишанинның хезмәтен республика дәрәҗәсендә лаеклы бәяләделәр.

    Республиканың төзелеш тармагын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Максад төзелеш компаниясе» ҖЧҖ ташчысы Михаил Мишанинга «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелде. Иң иҗади һөнәр иясенә бүләкне район башлыгы Камил Гилманов район Советының Х сессиясендә хезмәтендә яңа уңышлар теләп тапшырды.

    Объектлар төзү буенча күпьеллык тәҗрибәсе өчен Михаил Васильевич бары уңай бәяләүгә генә лаек.

    – Менә дигән белгеч, эшен намуслы һәм җаваплы якын килеп башкаручан хезмәткәр, – дип сөйли аның турында предприятие җитәкчесе.

    Ташчы эшчәнлек елларында күпме йортлар, хуҗалык биналары, социаль объектлар төзегән.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: