Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайлы полициягә мөрәҗәгать иткән: җиңел юл белән акча табу теләге зыянга булган

    Акчага мохтаҗ бер аксубайлы социаль челтәрләрдә җиңел генә акча алу ысулына юлыккан.

    Аның дусларына кушылган билгесез кулланучы акча эшләүдә ярдәм итәргә була. Ул үзен инвестицияләр өлкәсендә яшь белгеч буларак таныта, хәтта үзе турында мәгълүматлар – документлары һәм рәхмәтле клиентларның бәяләмәләре күчермәләрен җибәрә. Бу акча табуның иң җиңел ысулы булып тоела.
    Инвестицияләр буенча белгечкә ике мең сум күләмендә башлангыч ставканы күчерергә һәм табыш көтәргә генә кала.

    Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге тарафыннан “караклык” факты буенча кузгатылган җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, ир бу сумманы күчергән.

    Җиңел табыш вәгъдә итүче зат зыян күрүче белән элемтәне өзми – социаль челтәрләрдә языша, шалтырата, табыш иртәгә үк киләчәк, дип ышандыра. Ә икенче көнне хәтта банкоматтан фото да җибәрә, төп табышны билгесез банк картасыннан күчергән өчен 6045 сум түләргә кирәклеге таләп ителә. Банк үз комиссиясен алыр дип куркып, ир сумманы бераз күбрәк күчерә. “Инвестицияләр буенча белгеч”, система өзеклек бирә дип, кабаттан тиешле сумманы тиененә кадәр күчерергә кирәк дип сорый. Беренче күчергән сумманы табыш белән бергә кайтарырга вәгъдә итә.

    Икенче сумманы алгач, “белгеч” социаль челтәрдән үзенең битен бетерә. Ир-ат шуннан соң гына үзенең алданганлыгын аңлый.

    Әмма, реклама модулендә мошенникның телефон номеры кала. Зыян күрүче аның белән Ватсап аша языша башлый, акчасын процентларсыз кире кайтаруны сорый, полициягә мөрәҗәгать итәчәген әйтә, тик янә “инвестицияләр буенча белгеч”нең хәйләле кармагына эләгә – мошенник акчаны барлык процентлар белән бергә кире кайтарырга вәгъдә итә, тик тагын 7180 сум күчерергә кирәк, дип белдерә.

    Күрсәтелгән сумманы күчерү өчен, зыян күрүченең картасында 150 сум акчасы җитми. Шулай да ул, күбрәк акча алу өмете белән калган акчасын да күчерергә ризалаша. Һәм шуннан соң, теләгенә ирешкән алдакчы, барлык юнәлешләр буенча да элемтәләрне өзә.

    – Гомумән алганда, мошенник зыян күрүченең 19 мең сумнан артык акчасын үзләштерә, – дип шәрехләде Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлеге тикшерүчесе Язилә Гусамова. – Зыян салучы тәкъдим иткән документлар артында теләсә кем була ала. Аларга килгәндә, график редакторлар технологиясе теләсә нәрсә ясарга мөмкинлек бирә. Әлеге очракта җиңел акча табу ысулы матди зыян гына китергән. Моңа охшаш махинацияләрдән сакланыгыз – чөнки алдакчылар социаль челтәрләрдә фейк битләрен һәм «сул» аккаунтлар булдырып, фамилияләрне күп тапкыр алыштыра алалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: