Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлы кул сугышы буенча Россия чемпионаты призеры булды

Андрей Андреев 70 кг авырлык категориясендә өченче урынга лаек булган.

Чемпионат Санкт-Петербургта узган. Андрей әлеге ярышларга моңа кадәр республика чемпионатында сайлап алу узып эләккән.

Көрәш вакытында егет мәйдан хуҗасы – Санкт-Петербург шәһәре хәрби физик культура институты спортчысы белән очрашкан. Бу көрәштә Андрей көндәшенә җиңелгән. Ул бронза медальгә ия булган.

– Бу ярышлар – минем өчен яңа тәҗрибә булды. Нигездә мин хәрби самбо белән шөгыльләнәм, – ди спортчы. – Ничек кенә булмасын, чемпионатта катнашу файдалы булды. Бу күнекмәләрне ныгыту һәм тәҗрибә туплау мөмкинлеге бирде.

Исегезгә төшерәбез, Андрей Андреев – 3 нче Аксубай мәктәбен тәмамлаган. Аның беренче тренеры – Александр Скворцов, ул үз канаты астында күп кенә уңышлы спортчыларны тәрбияләде. Хәзер егет Әлмәт физик культура көллиятенең икенче курсында белем ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев