Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлы истәлегенә – мемориаль такта

Бүген Аксубайда Бөек Ватан сугышы ветераны, эчке хезмәт подполковнигы, Аксубай милициясенең элеккеге җитәкчесе Николай Гусев яшәгән йортта мемориаль такта ачылды.

Мемориаль такта ачылу уңаеннан тантаналы митингта ЭЭМ хезмәткәрләре һәм ветераннары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, ветеранның туганнары, якыннары, район тарихына битараф булмаган гражданнар җыелды. Бәйрәм тантанасын район башлыгы Камил Гилманов ачты.

«Николай Борисовичны мин шәхсән белә идем, – дип бүлеште ул. – Кеше, эчке эшләр хезмәткәре буларак. Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң аның өчен икенче фронт башлана, чөнки районда җинаятьчелек югары дәрәҗәдә була. Ул криминал белән кыю көрәшә. Аның җиңел кулы белән коллективка чын профессионаллар килә. Алар арасында гомерен районга хезмәт итүгә багышланган Николай Прончатов та бар. Аның турындагы якты истәлек безнең күңелләрдә саклана.

Бу чараны оештыруда РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова иганәче булды, кайбер мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм иткәне өчен без аңа рәхмәтлебез. Без яшь буынны Николай Гусев кебек кешеләр үрнәгендә тәрбияләргә тиеш».

Җыелучыларны район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаев сәламләде.

«Николай Гусев – легендар шәхес, – дип билгеләп үтте ул. – Аның эшкә бирелгәнлеге, казанышлары уннарча еллар катламын сыный. Ул гомерен заяга уздырмаган. Ул тагын озак еллар безнең өчен хезмәт бурычын үтәүдә өлге булып торачак әле».

Николай Гусев турындагы хатирәләре белән Николай Прончатовның тормыш иптәше, хезмәт ветераны, СССР мәгарифе отличнигы Лидия Прончатова уртаклашты.

Бөек Ватан сугышы ветераны эчке хезмәт полковнигы Николай Гусев истәлегенә мемориаль такта ачу хокукы район башлыгы Камил Гилмановка һәм СССР ВС авиациясе майоры Шамил Сәхабетдиновка бирелде. Ак тукыма төшерелде һәм күз алдында Николай Гусевның йөзе төшерелгән мемориал пәйда булды. Тантанада катнашучылар мемориаль такта итәгенә чәчәкләр салдылар.

Тантанада катнашучыларга Николай Борисовичның кызы Любовь Муравьева мөрәҗәгать итте. Ул әтисе турындагы истәлекне саклаганнары өчен барысына да рәхмәт белдерде. ЭЭМ ветераны Ирек Сәлахов, Петр Лукин, Гусевларның гаилә дусты Тамара Шугаев эшлекле җитәкче, игелекле, зирәк кеше буларак Николай Гусев турындагы хатирәләре белән бүлештеләр.

Җыелучылар Николай Борисовичны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

 

Чарадан күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев