Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлы исерек хәлдә руль артына утырган өчен иректән мәхрүм ителде

Аксубайда яшәүче И. кабаттан исерек килеш руль артына утырган өчен ярты ел гомерен колониядә уздырачак.

2020 елның 30 ноябрендә төнге 00 сәгать 20 минутта исерек хәлдә ул Аксубай бистәсенең Шоссе урамы буйлап җиңел автомобиль белән идарә итә, анда аны Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тоткарлый. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, тоткарланучының канында 0,408 миллиграмм хәмер табылган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, И. элек исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен ике тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган һәм әлеге хокук бозу өчен шартлы җәза срогын тутырмаган.

Аксубай район суды матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, гражданин И. җинаять кылуда үз гаебен таный һәм тәүбә итә.

Хөкем карарлары җыелмасы буенча суд аңа, 3 елга транспорт чаралары белән идарә итү эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп, 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.

Суд гражданин И.га җәза үтү урынына, җинаять-башкарма системасының территориаль органы күрсәтмәсе нигезендә, дәүләт хисабына мөстәкыйль рәвештә баруны йөкләде.

 

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев