Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайлы фронтта кыю һәм тәҗрибәле разведчик булган

    Немец фашистларына каршы көрәштә катнашкан якташларыбыз арасында Емельян Захарович Дмитриев та бар.

    Ул разведчик булган. Беловка авылыннан туган як тарихын өйрәнүче Сергей Улановка аның сугыш юлыннан бер мизгел билгеле булган һәм ул авылдашының бүләкләү өчен рәсми документы күчермәсен редакция белән дә уртаклашты.

    «..12.11.1943 елда Дмитриев яшерен генә дошман тылына үтеп кереп, Дретунь станциясеннән Полоцк шәһәренә баручы тимер юлга чыгып аны шартлаткан разведчиклар төркемендә була. Шул рәвешле безнең һөҗүм итүче частьларны ут астында тоткан немец бронепоездын берничә көнгә тоткарлыйлар. Дмитриев берничә тапкыр разведка операцияләрендә катнашып, үзен кыю һәм тәҗрибәле разведчик итеп танытты».

    Ул 1919 елда Яңа Үзи авылында туа. 1939 елның октябрендә армиягә алына. Якташыбыз хезмәт иткән вакытта сугыш башлана. 1нче Балтыйк фронтында 422нче разведка ротасында сугыша.

    Бөек Ватан сугышы елларында өлкән сержант Дмитриев «Батырлык өчен» медале (30. 11.1943 елда), III дәрәҗә Дан ордены (14.05. 1945 елда), «Кызыл Йолдыз» ордены (31.05. 1945 елда) белән бүләкләнгән.

    Емельян Захарович сугыштан соң Литва республикасында яши һәм эшли, әмма кече ватанын онытмый, кайтып йөри, авылдашларының тормышы белән кызыксына. Ул 2000 елда вафат булган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: