Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайлы Адель Купцов - Татарстан Республикасы шахматчыларының беренче сафларында

Бу исә аның укытучылар арасында бронза призер булуы, гроссмейстер Ильинны җиңүе һәм Chess Assistant турнирында призлы урын алуы турында сөйли.

Университет җыелма командасы составында Адель Купцов укытучылар арасында Татарстан Республикасы Чемпионатында бронза яулады. КНИТУ-КХТИ командасы хатын-кызлар тактасыннан башка уйнады, ләкин мини сенсация ясады. 9 очконың 9 ы команда исәбендә булды, нәтиҗәләр буенча шулай ук икенче тактада җиңгән  өчен якташыбыз алтын медаль белән бүләкләнде.

Бер атнадан  ТР гран-при этабында Адель халыкара гроссмейстер Артем Ильинны зур җиңүе белән аерылып торды. Шунысы игътибарга лаек, Артем – Россия Кубогы иясе, Европа команда һәм яшүсмерләр чемпионатлары призеры, дөнья Кубогында  катнашучы көчле шахматчы.  Аксубайлыларның мондый дәрәҗәдәге көндәшләрен җиңгәннәре юк иде әле. Адель  Купцов әле интернеттагы иң көчле турнирларның берсендә  Chess Assistant (Мәскәү буенча 18.00) призларына икенче урынны да яулап алган. 

 - Турнирда спорт мастерлыгына кандидатлар, спорт мастерлары һәм һәвәскәрләрн тыш  биш гроссмейстер һәм унике спорт мастеры катнашты. Барлыгы 78 спортчы иде, - дип сөйли шахмат буенча Аксубай җыелма командасы җитәкчесе Геннадий Горбунов. - Адель  безнең җыелма командага киләсе чемпионатларда һәм спартакиадаларда да яңа уңышларга ирешергә ярдәм итәр дип ышанып калабыз.

Фото шахмат клубы архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев