Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайдан журналистика ветераны Ирина Крюкова ир белән хатын арасындагы никах, мәдәниятне саклау һәм дүрт аяклы дусларыбызны яклау өчен тавыш бирде

Кичә Аксубайда 573 нче сайлау участогында журналистика ветераны Ирина Крюкова тавыш бирде.

Өлкән буын, безнең хөрмәтле ветераннарыбыз үскән чор алар тормышында үз эзләрен салган. Шуңа күрә алар илдә барган вакыйгаларга битараф түгел, күп кенә тормыш кыйммәтләре алар өчен элеккечә үк өстенлекле. Сайлау урнасына бюллетень төшереп, ул безнең хәбәрче белән РФ Конституциясенә төзәтмәләр өчен тавыш бирүнең ни өчен шулай мөһим булуы белән уртаклашты.

– Никахның бары тик ир белән хатын арасында төзелергә тиешлеге турында сөйләүче төзәтмә өчен тавыш бирәм, балалар әти һәм әни булган тулы һәм бәхетле гаиләдә тәрбияләнергә тиеш, – диде Ирина Крюкова. – Музейлар, элеккеге сарай-йортлар саклансын өчен, боларның барысы да дәүләт кайгыртуы астында булсын өчен, мәдәният сакланырга тиеш. Дүрт аяклы дусларыбыз, йорт хайваннары, әйләнә-тирә мохит тә шулай ук дәүләт яклавында булсын өчен тавыш бирәм. Минем уйлавымча, бүген әлеге төзәтмәләрне РФ Конституциясенә беркетсәк, бу, һичшиксез, шулай булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев