Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайдан талантлы бала «Созвездие-Йолдызлык» фестивале сәхнәсен яулады

    Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче Варвара Панюкова «Вокал-соло» номинациясендә икенче дәрәҗә лауреат булды.

    Казанда «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXII ачык республика яшьләр фестивале суперфиналының беренче йомгаклау гала-концерты узды. «УНИКС» концертлар залы сәхнәсендә беренче җиңүчеләр чыгыш ясады. Яшь артистлар төрле эстрада юнәлешләрендә үзләренең иҗат номерларын тәкъдим иттеләр.

    Суперфиналда балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре һәм район мәдәният йорты вокаль ансамбльләре катнашты. Алар үз чыгышлары белән барасын да таң калдырдылар. Аерылып торучылар арасында – Варвара Панюкова. Аның яңгыравыклы, моңлы тавышы бәйгенең жюри әгъзаларын таң калдырды. Ул икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды һәм бүләкләр алды. Яшь талантны балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Эвелина Сруртдинова әзерләде.

    Икенче йомгаклау концерты җомга көнне, 22 апрельдә булачак. Бу көнне балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче тагын бер талантлы бала – Регина Черникова тамашачыларны таң калдыра һәм аларның күңелен яулый алдымы икәнлеге билгеле булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: