Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайдан Сафар Моратшин «Ел лидеры – 2020» махсус номинациясендә җиңүче булды

«Ел лидеры -2020» Республика балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләре бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү онлайн-форматта узды.

Республика конкурсы июнь аеннан алып август аена кадәр 3 этапта үтте. Анда 11 яшьтән 30 яшькә кадәр балалар һәм яшьләр берләшмәләре, оешмалар җитәкчеләре һәм лидерлары катнашты. әйге берничә юнәлештә барды.

Аксубай районын «Сәләт-Аксубай» клубы рәисе Сафар Моратшин тәкъдим итте. Ул «Ел лидеры -2020» республика конкурсында икенче ел катнаша инде.

Узган ел финалист булган. Ә быел клуб эшчәнлеген тәкъдим итеп, «Республика киләчәге» дигән махсус номинация алды. Сафар Моратшин 3 нче Аксубай мәктәбе укучысы. Аңа 12 яшь. Укытучылар аның турында бары тик уңай фикердә.

Сафар чараларда беренче булып ярдәм итәргә әзер торучыларның берсе, позитив булуы белән аерылып тора. “ Бу эшчәнлек һәркемгә дә җиңел бирелми, әмма бик зур хис-кичерешләр бирә”-, ди ул. Ул ел саен Биләр форумының җәйге сменаларында катнаша. Биредә меңләгән актив бала җыела. Алар өчен танылган кешеләр белән очрашулар, мастер-класслар уза.

Балалар үзара тәэсирләре белән генә түгел, алган белемнәре белән дә уртаклашалар.

“Проектлар, форумнар, бәйгеләр – болар барысы да лидерлар буларак безне ныгытып һәм чыныктырып кына калмый. Без кече яшьтән үзебездә ныклык, үҗәтлек, командада эшли белү һәм башка күп кенә сыйфатлар үстерәбез. Болар барысы да безнең республиканы уңышлы күтәрү өчен кирәк. Лидерлар үсеше өчен шартлар тудырганы өчен Татарстанга рәхмәт. Чөнки нәкъ менә без – республикабызның киләчәге”, – ди Сафар Моратшин. 

Фото: "ТР балалар оешмалары Советы" ВК рәсми берләшмәсеннән"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев