Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайдан хәрби хезмәткә чакырылучыларны Азат итүче сугышчы һәйкәле яныннан озаттылар 

Аксубайда яңа йола барлыкка килде – армиягә чакырылучыларны азат итүче сугышчы һәйкәле һәм Мәңгелек ут яныннан тантаналы төстә озатырга дигән карар кабул ителде.

2 июль көнне ун егет – Иске Ибрай авылыннан Фәннур Гатауллин, Яңа Аксубай авыл җирлегеннән Владимир Ильин, Геннадий Маклаков, Урмандеево авыл җирлегеннән Николай Мельников, Яңа Кармәт авыл җирлегеннән Рузил Мингатин, Иске Үзидән Евгений Наумов, Савруш авыл җирлегеннән Никита Сафронов, Беловка авыл җирлегеннән Виктор Селиванов, Иске Кыязлы авыл җирлегеннән Эльвир Сөләйманов, Рәзил Шәмсетдинов РФ Кораллы Көчләре сафына юл алды. 

Булачак солдатларны район, иҗтимагый оешма җитәкчеләре катнашында, тантаналы марш астында озаттылар.

– Беренче тапкыр без егетләрне азат итүче сугышчыга куелган һәйкәл мәйданыннан озатабыз. Күптән түгел биредә Германиядә хезмәт иткән элеккеге Совет гаскәрләре төркеме ветераннары катнашында парад узды. Бу – безнең тарих, һәм сезнең бүгенге сәфәрегез дә тарихка мәңгегә кереп калачак, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов, хәрби хезмәткә чакырылучыларны сәламләп. – Ярты ел хезмәт иткән егетләрдән хатлар килә, алар хезмәтләреннән канәгать. Сез хәрби частьләргә барып җитәрсез һәм Россия шәһәрләренең ничек матур булуын күрерсез. Без сезне районда көтәбез! 

– Сезгә яхшы командирлар эләксен, лаеклы хезмәт итүегезне телим, – дигән теләкләрен җиткерде булачак солдатларга Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин.

Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов та булачак солдатларга аталарча хәер-фатихаларын бирде. Егетләр хәрби частькә бүләкләр белән китә – районнан һәр призывникка кул сәгатьләре тапшырылды.

Чарадан күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев