Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайдан Андрей Бикмуллин агротуризмны үстерү һәм алга этәрү механизмнарын өйрәнде

Аксубай аграр яшьләр берләшмәсе рәисе беренче авыл туризмы мәктәбендә катнашты.

Белемне арттыру форумы өч көн дәвамында «Волга» яшьләр үзәге базасында узды. Агротуризмны үз җирлекләрендә үстерергә теләүче яшьләр, туристларны күбрәк җәлеп итү өчен, туристик продуктлар булдыру турында фикер алыштылар.

Андрей анда булган көннәрдә туристларның ихтыяҗын ачыкларга, авыл җирлегендә туристик җәлеп итүчәнлекне билгеләргә өйрәнү мөмкинлеге алды. Ул авыл туризмы өлкәсендә әйдәп баручы спикерларның лекцияләрен тыңлады, рольле уеннарда катнашты.

Форумда, шулай ук, республиканың муниципаль берәмлекләрендә гамәлгә кертү өчен, районнарның спецификасын исәпкә алып, авыл проектларының нәтиҗәлелеген анализларга ярдәм итүче чаралар да узды.

Андрей проектлар тәкъдим иткән һәм мәсьәләләрне яшьләр эшләре буенча министр белән берлектә хәл иткән катнашучылар арасында иде.

«Очрашуда авыл яшьләрен дә, шулай ук безнең министрлыкны да борчыган күп кенә мәсьәләләрне конкрет хәл итү карарлары яңгырады. Менделеевск районының «Бидон» проекты аеруча истә калды. Яшьләр тулы бер оешма булдырдылар һәм табигатьтә ял итү урыны оештырдылар. Проект, туристлар агымын авыл җирлегенә җәлеп итеп, ел әйләнәсендә гамәлгә ашырыла», – дип билгеләп үтте Тимур Сөләйманов.

Шулай ук «Авыл туризмы гидларының серләре чиксез» онлайн-курсны тәкъдир итү дә узды. Авыл туризмы уңышлы үсеш алган Хорватиядән, Германиядән һәм башка илләрдән экспертлар катнашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев