Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайдагы шәхси хуҗалыклар сөтне узган елгыдан күбрәк тапшыралар

    Шәхси сектордан сөт җыю 2022 елның июнь ахырында узган елның шул ук чоры күрсәткечләрен яба.

    Шәхси хуҗалыкларында сыер асраучы авыл кешеләре гаилә бюджетын сөт тапшыру хисабына тулыландыралар. Өстәвенә, бу эшнең керемлелегенә инанып, сыерлар санын максатчан арттыралар һәм тапшыру күрсәткечләре дә елдан-ел арта бара.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 27 июньгә бер көндә шәхси хуҗалыклардан 21 тоннадан артык сөт җыелган. Иске Ибрай авыл җирлегендә яшәүчеләр бу өлкәдә алдынгылыкны бирми – аларның сөт тапшыру күрсәткече – 2626 килограммнан артык. Емелькино авыл җирлеге халкы сөт җыючыларга – 1800 килограммнан артык, Иске Илдеряк, Иске Татар Адәмсуы авыл җирлекләрендә – 1600 килограммнан артык, Савруш һәм Урмандеево авыл җирлекләрендә 1400, 1300 килограммнан артык сөт тапшыра. Иске Ибрайлылар һәм Беловка авыл җирлекләрендә яшәүчеләр мең килограммлы чикне узган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: