Аксубайда йөзү буенча ярышлар иң көчлеләрне ачыклады
Йөзү эстафетасы район халкы арасында Спартакиада кысаларында үткәрелде.
«Дельфин» бассейнында йөзү буенча көч сынашулар узды. Әлеге спорт төре буенча ярышларда предприятиеләрдән, оешмалардан, авыл җирлекләреннән үзләренең йөзү сәләтләрен һәм сәламәт яшәү рәвешенә позитив кәефтә булуларын күрсәтергә теләүчеләр катнашты.
Ярышлар программасы 50 метр дистанцияне ирекле стильдә үзләштерүдән гыйбарәт булды. Чара дәвамында йөзү бассейнында спорт рухы сизелеп торды.
Киеренке көрәштә җиңүчеләр ачыкланды: 1 урында – Иске Ибрай авыл җирлеге, 2 урында – Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге, 3 урында – Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев