Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда җыр фестивале 70кә якын коллективны берләштерде

«УЯВ» чуаш мәдәнияте республика бәйрәме якты хис-кичерешләр калдырды, аның кысаларында вокаль коллективлар фестивале узды.

Монда бөтен Татарстаннан килгән җыр сәнгатен яратучыларны күрергә мөмкин иде. Фестивальдә Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Лениногорск, Минзәлә, Яңа Чишмә, Нурлат, Чистай, Чирмешән, Спас, Лаеш, Тәтеш муниципаль районнарыннан, Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләреннән 70 кә якын сәнгать коллективы катнашты. Шулай ук җыр фестивалендә Чуашстан Республикасының Батыр, Яльчик, Мариинск-Посад, Шемуршин районнарыннан, Чабаксар, Яңа Чабаксар шәһәрләреннән дә җырчылар, Самара өлкәсенең Тиольятти, Ульян өлкәсенең Мәләкәс районнарыннан кунаклар чыгыш ясады. Мәйдан хуҗалары – Аксубай районыннан 20 гә якын коллектив үзләренең иҗатлары белән рәхәтләнеп таштырдылар. Алып баручылар Татьяна Григорьева һәм Надежда Мишина һәр чыгышны тамашачылар өчен үзенчәлекле бүләк кебек тәкъдим иттеләр.

– Фестиваль программасына кертелгән, үз төбәге мәдәнияте элементы белән сугарылган барлык номерлар да кызыклы, ялкынлы булды, – дип сөйли Татьяна Григорьева. – Тамашачылар башкаручыларны зур кызыксыну белән тыңладылар, җылы алкышладылар, матур көйләр астында биеделәр.

Аксубайда фестивальдә катнашу турында истәлек булып коллективларда Сертификат, артист-коллегалары белән һәм рәхмәтле тамашачылар белән аралашудан якты кичерешләр калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев