Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда ”Йолдызлык”ның яңа йолдызчыклары кабынды

Аксубай районы ял көннәрендә эстрада сәнгатенең «Созвездие - Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зональ турын кабул итте.

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән 2001 елдан бирле ел саен үткәрелә һәм Татарстан Республикасының барлык районнарын һәм шәһәрләрен колачлый.

Кунакчыл Аксубай җире Чистай, Нурлат, Аксубай, Яңа Чишмә, Әлки, Спас, Алексеевск һәм Чирмешән районнарыннан 1150 яшь талантны кабул итте. Аксубайга фестиваль икенче тапкыр килде. Беренче тапкыр аксубайлылар аны биш ел элек кабул иттеләр. Бәйгенең сайлап алу этабында 4 яшьтән алып 21 яшькәчә вокалчылар һәм нәфис сүз сөйләүчеләр, вокал ансамбльләр һәм бию коллективлары катнашты.

Фестивальдә катнашучыларны Аксубай җирендә жюри рәисе, РФ һәм ТРның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, жюри рәистәше «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры, мәдәният өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Александрович Туманов сәламләделәр.

– Сез бүген безне каршы алган алкышлар – ул илебезне куркыныч фашист чумасыннан саклап калган каһарманнарыбыз хөрмәтенә яңгыраган алкышлар. Сез – ул үлемсез батырларның варислары. Без бүген кул чабып, матур һәм тыныч тормышта яшәвебезгә шатланабыз – бу ветераннар өчен зур бүләк, – дип сәламләде йолдызчыкларны Дмитрий Туманов.

Фестиваль барган ике көн катнашучылар өчен дә, 270 кә якын чыгышны караган һәм һәр номинация буенча педагоглар өчен түгәрәк өстәлләр уздырган жюри әгъзалары өчен дә кайнар булды. Аксубай гына 250 дән артык катнашучыны тәкъдим итте. Аксубай балалар сәнгать мәктәбе 25 номинациядә чыгыш ясады, ул җиде бию коллективы, өч вокал төркеме һәм вокалчылар белән тәкъдим ителде. Аксубай район мәдәният йорты 10 номинациядә чыгыш ясады: «Дэнс-тайм» хореография коллективы, өч вокал ансамбль һәм алты җырчы.

–Бу төбәктә вокал базасы шактый танылган, монда солистлар, вокаль ансамбльләр бар һәм быел йолдызлык истәлекле 3 датага багышланганга күрә, һәр чыгыш үзенең мәгълүматлы булуы һәм белеме мөмкинлегеннән чыгып, әлеге темага үзенең вокал техникасы һәм ачып бирү сәләте белән туры килә. Бу җирлектә вокал осталыгының үзенчәлекле йөзе бар, җыр классикасына өстенлек бирү зур хөрмәт уята, – дип шәрехләде ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Эфир» телекомпаниясенең мәдәният бүлеге җитәкчесе, телевизион күзәтүче һәм «Созвездие - Йолдызлык» фестиваленең жюри әгъзасы Дмитрий Пивоваров.

Икенче көнне кич белән Аксубайның төп сәхнәсендә фестивальнең гала-концерты узды.

– Ике көн дәвам иткән сайлап алу турында катнашу – үзе зур җиңү. Безнең өчен бу истәлекле бәйрәм, күңел сөенә, – дип сәламләде гала-концертта катнашучыларны район башлыгы Камил Гилманов.

Ул Дмитрий Тумановка яшь талантларны ачуда ярдәм ииткәне өчен рәхмәт белдерде һәм аңа район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

Дмитрий Туманов сәхнәгә исемлек белән чыкты һәм тәрбияләнүчеләре Аксубай сәхнәсендә узган сайлап алу турында лаеклы чыгыш ясаган һәм призлы урыннарны алган педагогларны исемнәре белән атап узды – зал көчле алкышларга күмелде.

Бүләкләү тантанасы һәр бәйгенең дулкынландыргыч мизгеле булып тора. Конкурсантларга бүләкләрне район башлыгы Камил Гилманов, район башлыгы урынбасары Тлшат Заһидуллин, башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов, бәйгенең жюри әгъзалары тапшырды. Бер-бер артлы сәхнәгә – Татарстан районнары вәкилләре күтәрелде. Ике көн дәвамында илледән артык җиңүче һәм призер ачыкланды. Алар арасында аксубайлылар да бар.

Беренче кече төркемдә «Вокал-соло» номинациясендә I урын – Варвара Панюковада, икенче төркемдә II урын – Әдилә Билаловада, урта төркемдә II урын – Регина Черниковада – ул «Созвездие-Йолдызлык» иганәчесеннән тун иясе дә булды.

Малайлар арасында урта төркемдә Марсель Вәлиуллин махсус призга ия булды һәм бәйге финалына чакыру алды. Өлкән төркемдә I урынны Дарина Сруртдинова яулады.

Аксубай хореография ансамбльләре дә призлы урыннарга лаек булды: «Орхидея» бию төркеме – махсус приз алды, Урта төркемдә «Денс-тайм» хореография студиясе (РМЙ) һәм «Восторг» ансамбле (БСМ) I урынны үзара бүлештеләр.

Безнең вокал ансамбльләр дә аерылып торды: «Оляпка» ансамбле һәм «Соловушка» рус халык җырлары ансамбле махсус приз иясе булдылар.

Фестивальгә йомгак ясап, район башлыгы Камил Гилманов мәдәният бүлеге коллективына бәйгене югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен, шулай ук талантлы балаларның иҗади потенциалын үстерүгә көч һәм энергия керткән педагогларга рәхмәт белдерде.

Традиция буенча гала-концерт фестивальнең «Кояш дискотекасы» гимны белән тәмамланды.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Созвездие - Йолдызлык»