Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда – Яз һәм Хезмәт бәйрәме

Кояшлы беренче май иртәсендә Аксубайның үзәк мәйданына бик күп халык җыелды.

Җыелучылар арасында күбесе балалар иде. Район үзәге мәктәпләренең 1-5 сыйныф укучылары  мәктәптән тыш эшләр үзәге игълан иткән « Асфальттагы рәсемнәр»  конкурсында катнашу өчен мәйданга иртәдән үк килделәр. Тантананың рәсми ачылышына кадәр үк алар брусчаткада дөньяны үз күзләре белән сурәтли башладылар. Бераздан мәйдан  рәсем галереясына әверелде.

Монда ни генә ясалмаган: кояш, йортлар, чәчәкләр, дельфиннар һәм корабльләр... Рәсемнәрнең һәркайсында уңай һәм тыныч образлар сүрәтләнгән. Рәсемнәргә карап, безнең балаларыбызның күңел тынычлыгы халәтендә яшәүләрен аңлап, күңел сөенде. Балалар үз эшләрендә көндәлек тормышларын чагылдырып бирделәр. Жюри әгъзалары барлык картиналарны   карап узды һәм балалар иҗатын тиешенчә бәяләделәр. Шул ук вакытта тамашачылар бәйрәмнең күңелле мизгелләрен тамаша кылдылар.

Беренче Май бәйрәме кысаларында мәктәп укучылары үзләренең хореографик композицияләре белән сөендерделәр. Флешмоб - укучылар арасында бик популяр. Эстрада музыкасы ритмнары астында мәктәпләрнең бию төркемнәре, ирекле волонтерлар заманча биюләр башкардылар. 

Конкурс комиссиясе асфальтта үткәрелгән конкурска йомгак ясады. Импровизацияләнгән сәхнәдә җиңүчеләрне бүләкләү булды. Икенче мәктәп коллективы җиңүче дип табылды, икенче урында – 3 нче мәктәп укучылары, өченчедә – беренче мәктәпнең яшь рәссамнары иде. Призерлар мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән грамоталар алдылар. Шунда ук  «Георгий тасмасы» патриотик акциясе узды.

Беренче Май бәйрәмендә катнашучыларга җиңү символларын таратып, волонтерлар аларны Җиңү көнен бәйрәм итү өчен район үзәгенең үзәк мәйданына чакырдылар. Хезмәт ияләренең халыкара бердәмлеге көне - Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан оештырылган тантаналар кич белән дәвам итте. 

Массакүләм күңел ачулар район үзәгендә яшәүче йөзләгән кешене һәм кунакларны үзенә җыйды.  – 1 Май – Яз һәм хезмәт көне, - дип билгеләп үтте үзенең аксубайлыларга мөрәҗәгатендә район башлыгы Кимил Гилманов.

– Бу язгы кояш җылысы, яңару, күңел күтәренкелеге  китерә торган бәйрәм. Әлеге игелекле хисләр белән без алга таба да районыбызны үстерәчәкбез. Татарстан Хөкүмәте, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы исеменнән якташларны Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов чын күңелдән котлады. – Бу ел кыр хезмәтчәннәре һәм барлык тармак хезмәткәрләре өчен уңайлы һәм уңышлы булсын, – дип теләкләрен җиткерде олы кунак. - Аксубай районында бик күп заманча спорт объектлары бар, әлеге корылмалар төзелеше дәвам итә. Без үз ягыбыздан спортка да, район эшчәнлегенең башка өлкәләренә дә ярдәм итәчәкбез.         

Йолдызлы күк астында Аксубайның яраткан артистлары чыгыш ясады. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар сәнгать мәктәбе укучылары, район мәдәният йорты каршындагы баянчылар ансамбле, районның үзешчән артистлары тамашачыларга үзләренең җырларын бүләк иттеләр. Тирә-юньдә җылы, уңай атмосфера хөкем сөрде, тамашачылар артистларга кушылып рәхәтләнеп җырладылар, дәртле биюләр башкардылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев