Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда яшүсмерләр арасында баскетбол буенча ярышлар узды

ТР Беренчелеге ярышларында республиканың 8 командасы катнашты.

Кичә «Юность» спорт залында баскетбол буенча финал уеннары узды. 18 яшькә кадәрле кызлар арасында ТР Беренчелеге ярышларына республикадан 8 командасы җыелды: Питрәч, Яңа Чишмә, Буа, Ютазы, Алексеевск, Аксубай районнарыннан, Яр Чаллы, Кама Аланы шәһәрләреннән.

Кызлар шәп уен күрсәттеләр. Җиңүләр дә, оттырулар да булды. Яр Чаллы командасы лаеклы уен күрсәтте һәм шул рәвешле мактау пьедесталының иң югары баскычына күтәрелде. Алексеевск кызлары бик азга гына көчсезрәк булып чыкты. Алар икенче урында. Буа районы командасы өченче урынны яулады.

Семен Яругин тәрбияләнүчеләре, күп күнекмәләр булуга карамастан, финалга үтә алмадылар. Алар алтынчы урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев