Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда яшәүче пенсиядәге хатын-кыз үз улын үтерүдә шикләнелә

    Фаҗига Аксубай районында 25 майда булды.

    Аксубай бистәсенең  Терешкова урамындагы шәхси йортларның берсендә баш имгәнү рәвешендәге көч кулланып үлем билгеләре булган 36 яшьлек ир - атның үлүе ачыклана. Бу факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары «кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

    Безнең хәбәрчебезгә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе Нурлат районара Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе юстиция подполковнигы Эльвира Батыршина хәбәр иткәнчә, җинаять кылуда шикләнеп, зыян күрүченең 59 яшьлек әнисе тоткарланган.

    Тикшерү версиясе буенча, кичен әнисе һәм улы соңгысының туган көн билгеләп үтәләр. Иртән алар   спиртлы эчемлек аркасында ачуланыша, улы спирлы эчемлек таләп иткән, ә әнисе спиртлы эчемлек белән бүлешергә теләмәгәч, ул  әнисенә  берничә тапкыр суккан һәм өйдән куып чыгарган. Берникадәр вакыт узгач, хатын улын йоклаган килеш таба.

    Аның тарафыннан яшерелгән  башлаган аракы шешәсе эчелгән була. Моннан соң  хатын-кыз сарайга чыга, балта ала һәм өйгә кереп йоклап ятучы улының башына  дүрт мәртәбә суга , аннары бу хакта  ул күршеләренә хәбәр итә.

    – Күршеләр полицияне чакырткан – бу вакытта  шикләнелүче кәнәфидә йоклый торган була, ә  идәндә  аның улының мәете табылган. Җинаять кылуда шикләнелүче тоткарланды  һәм ул үз гаебен таный, – дип шәрехли тикшерүче Эльвира Батыршина. Хәзерге вакытта бу вакыйганың барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү эшләре үткәрелә  һәм җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: