Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда яшь йөзүчеләр арасында иптәшләрчә очрашу узды

Йөзү бассейнында Аксубай һәм Алексеевск районнары спортчылары очрашты.

Иптәшләрчә очрашу ике районның спорт мәктәпләре арасындагы дуслыкка багышланды. Анда Аксубай һәм Алексеевск бистәләреннән 2010-2013 елларда туган яшь спортчылар катнашты.

Спортчылар үз яшь төркемнәрендә лаеклы чыгыш ясадылар, шәп йөзү техникасын күрсәттеләр. Алар брасс, баттерфляй, аркада ятып, ирекле стиль белән, шулай ук комплекслы йөзү буенча 50 һәм 100 метрлы дистанцияләрне үттеләр. Ике район йөзүчеләренең дә ярышларда алган медальләре шактый.

– Безнең практикада иптәшләрчә очрашулар беренче тапкыр гына узмый. Башка сопрт мәктәпләре тренерларының безнең чакыруларга уңай җавап бирүләренә без бик шат. Бу яхшы традициягә әверелер дип уйлыйм. Күп кенә балалар өчен мондый ярышлар мөһим старт булып тора, – дип шәрехләде йөзү буенча тренер Яков Крюков.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев