Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда яр буен Республика көненә төзекләндерәчәкләр

Аксубайның үзәк Мазилин урамындагы инешне төзекләндерү эшләре тулы куәтенә бара. Бер-бер артлы проектта билгеләнгән архитектура формалары төзелә, брусчаткадан сукмаклар салына, инеш аша булачак күпер конструкцияләре уза.

Көн саен монда дистәләгән кеше эшли, төзелеш барышы – район башлыгының шәхси контролендә. Аның һәр эш көне иртәсе элеге объектта планеркалардан башлана һәм тәмамлана.

Әле быелгы язда гына яр буе урнашачак территория чүп үләннәре һәм куаклар белән капланган ташландык хәлдә иде. Төзекләндерү эшләренә керешкәнчегә кадәр проектлаштыру һәм проектны килештерү буенча зур эшләр башкарылды. Елгадагы эшләр апрель аенда ук башланды.

Яр буен төзү тәмамланмаган әле, ә кичен монда бакалар концерт куя инде, төнлә инеш өсте универсаль технологияләр техникумыннан төшкән утлар белән яктыртыла. Ә бик тиздән яр буенда фонарьлар, эскәмияләр урнаштыра башлаячаклар, амфитеатрның эшләп китү сәгатенә дә ерак калмаган, ә техникум тарафында китап сөючеләр өчен беседкалар куячаклар.

Ә әлегә … Хәтта шимбә иртәсендә дә эшчеләр монда брусчатка җәяләр иде. Район башлыгы бирегә килгәндә сәгать сигез тулмаган иде әле.
Ул узган көндә башкарылган эш күләме белән танышып, эшчеләр белән сөйләште һәм эш барышын безнең хәбәрчегә шәрехләде.

–Мазилин урамында яр буен төзекләндерүгә республика бюджетыннан 22 миллион сум бүлеп бирелде, – дип сөйләде Камил Гилманов. – Су дәрәҗәсен күтәрдек, монда инеш урынына күл барлыкка килде. Елга белән төрәлеп торган Мазилин урамы да төзекләндерелә, яңа асфальт салачакбыз, ул ял зоналарына бүленгән инде, балалар мәйданчыклары төзедек, ел саен күбрәк чәчәкләр утыртабыз, газон да чәчтек. Без бик күп эшләр башкардык – тагын да күбрәк эшләячәкбез. Яр буен Республика көненә тапшырачакбыз, әмма аны Яшел урамына таба төзекләндерү киләсе елда да дәвам итәчәк. Безнең инициативаларны хуплаганы өчен Президентыбыз Рөстәм Нургали улына, булышлыклары өчен барлык бистә халкына, иганәчеләргә, нефтьчеләргә рәхмәт өйтәсе килә. Безнең бурыч – бистәдә яшәүчеләргә уңайлы шартлар булдыру.

Узган елда Татарстан Президенты катнашында Аксубайда – Гуляев исемендәге парк, алданрак Җиңү һәм балалар парклары ачылды. Район башлыгы Аксубайда тагын өч паркны (кайда һәм нинди, әлегә билгесез) төзекләндерү планлаштырылуы белән уртаклашты. Аларны төзекләндерү 2025 елга кадәр төгәлләнәчәк, дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев