Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда җәяүлеләрне куркынычсызлык турында тротуарларда язулар калдырып кисәтәләр

Район үзәгендә «Баланы җитәклә» дип исемләнгән акция старт алды.

Бала – юл хәрәкәтенең иң якланмаган катнашучысы. Статистика мәгълүматларына караганда, балалар катнашындагы аварияләргә бәйле хәл элеккечә кискен проблема булып кала бирә.

Балалар катнашында юл-транспорт имгәнүләрен киметү максатларында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 3 нче мәктәпнең «Яшь юл хәрәкәте инспекторы» отряды белән берлектә «Куркынычсызлык атнасы» кысаларында «Баланы җитәклә» дигән акция үткәрделәр.

Чара барышында катнашучылар, җәяүлеләрнең игътибарын җәлеп итү һәм юл аша дөрес һәм куркынычсыз чыгу турында кисәтү өчен, җәяүлеләр кичүе алдында трафаретлар ярдәмендә буяу белән асфальтта «Баланы җитәклә» дигән язу калдырдылар.

Фото: Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев