Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда яңа гаилә – Тугаровлар гаиләсе барлыкка килде

ЗАГС бүлегендә быелгысы елда беренче парның никахларын теркәү тантанасы узды.

Марина һәм Артем Тугаровларның яңа гаиләсенә нигез салынды.

Яңа өйләнешүчеләр матур датаны сайлаганнар – 20.01.2020 ел. Әлбәттә инде, ике гашыйкның мәхәббәт җепләрен бергә бәйләгән мизгелләрне онытып булмый, ә инде никахлашу датасы үзенчәлекле дә булса, ул парлар хәтерендә генә түгел, ә яшьләрнең шатлыкларын уртаклашкан кешеләрнең хәтерендә дә гомерлеккә истә калачак. Туй маршы яңгырады, яшьләр дулкынлану хисләре белән тантанада катнашучылар каршына бастылар.

ЗАГС бүлеге мөдире Светлана Крайнова Марина Янилкина һәм Артем Тугаров арасындагы никахны теркәде, яшьләрне тормышларындагы мөһим һәм истәлекле вакыйга белән җылы котлады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров район, республика җитәкчелеге исеменнән яшь парга рәсми тәбрикләүләр белән мөрәҗәгать итте.

– Сез республикабыз өчен зур әһәмияткә ия вакытта – ТАСССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү елында гаилә кордыгыз. Тормыш юлыгыз якты, сикәлтәсез булсын, бәхет, сәламәтлек сезгә! Гомер юлыннан кулга-кул тотынып атлавыгызны, барысы да яхшы булуын, йортыгыз сабыйларның шатлыклы авазлары белән тулып торуын телим! Ул яшь гаиләгә «ТАССРның 100 еллыгы» истәлек билгесен тапшырды. Бу бүләк яшь гаилә өчен гаилә ядкаре булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X