Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда яңа елга иң яхшы бизәлгән оешмаларны бүләкләделәр

    Җирлекләр, район үзәге предприятиеләре, оешмалары һәм белем бирү учреждениеләре арасында Яңа елга иң яхшы бизәлеш бәйгесе призерларын үзәк мәйданда бүләкләделәр.

    Район башлыгы Камил Гилманов, җиңүчеләрне котлап, кайбер коллективларның гаҗәеп фантазиягә ия булуларын билгеләп үтте. Быел кар Яңа ел алдыннан гына төште, әмма район кешеләре хәлдән чыгу юлын таптылар, кемдер сыннарны кул астында булган материаллардан ясады һәм аларны гирляндалар белән бизәде, кемдер нигез сыйфатында боз кулланды.

    Район үзәге оешмалары һәм предприятиеләре арасында универсаль технологияләр техникумы иң яхшы дип табылды, икенче урында – Татаавтодор, «Нежность» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге өченче урында.

    Районның гомумбелем бирү учреждениеләре арасында беренче урынны – 3 нче Аксубай мәктәбе, икенче урынны – Г.Г. Романов исемендәге Кәкре Күл мәктәбе, өченче урынны Виталий Тимирясов исемендәге Аксубай мәктәбе алды.

    Районның мәктәпкәчә учреждениеләре, шул исәптән башлангыч мәктәп-балалар бакчасы комплекслары арасында «Буратино» балалар бакчасына – беренче, Түбән Баланда башлангыч мәктәп-балалар бакчасына – икенче, «Колобок» балалар бакчасына һәм Яңа Үзи башлангыч мәктәп-балалар бакчасына өченче урыннар бирелде.

    Яңа елга иң яхшы бизәлгән җирлекләр арасында иң-иңе булып Иске Ильдеряк авыл җирлеге танылды, Кәкре Күл авыл җирлеге – икенче булды, өченче урынны Беловка һәм Урмандеево авыл җирлекләре үзара бүлеште.

    Авыл мәдәният йортлары арасында беренче өч урын Иске Ильдеряк, Иске Кармәт һәм Сидул-Ерыклы мәдәният учакларында.

    Хоккей тартмалары һәм боз шугалаклары арасындагы номинациядә спорт мәктәбе хоккей тартмасы – үзәк шугалак иң яхшысы булып танылды, икенче урын - Яңа Ибрай мәктәбенә, өченче урын Иске Тимошкино мәктәбенә бирелде. Әлеге номинациядә яңааксубайлылар да кызыксындыру призына лаек булды.

    Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең терлекчелек комплекслары һәм фермалары арасында кызыксындыру призы «Аксу Агро»га бирелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: