Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда WorldSkills төбәк чемпионаты старт алды

Район үзәгендә ул өч көн дәвамында универсаль технологияләр техникумы мәйданчыгында узачак.

Бүген Аксубай универсаль технологияләр техникумында «умартачылык» компетенциясе буенча Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты ачылды. Ярышлар өч көн дәвамында барачак.

Чемпионатта биш урта һөнәри оешма вәкилләре – Алексеевск, Нурлат, Мамадыш, Чистай районнары һәм Аксубай районнары техникумнары һәм көллиятләре шәкертләре катнаша. Безнең районны 4 курс студенты Алена Григорьева тәкъдим итә.

Сәламләү сүзе белән техникум директоры Фәрхат Аюпов мөрәҗәгать итте:
– Икенче ел рәттән без үзебездә чемпионатта катнашучыларны һәм экспертларны каршы алабыз. Аны уздыру мәйданчыкны кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү аркасында мөмкин. Безнең техникум шәкертләре бу ярышта беренче адымнар ясыйлар. Алар югары нәтиҗәләргә ирешерләр һәм югары класслы белгечләр булырлар дип өметләнәбез.

– Умартачылык – авыл хуҗалыгының мөһим тармагы, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Безнең районда 5 меңгә якын умарта күче исәпләнә. Умартачылык һөнәре бүгенге дөньяда кирәкле булып кала һәм яшьләрнең бу эш белән кызыксынуы һәм шөгыльләнүе сөендерә.

«ТР аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ директоры Марат Миңнебаев, үз чиратында, балаларга ярышларда уңышлар һәм, һәр көн канәгатьлек һәм шатлык китерсен өчен, үз эшләрен яратуларын теләде.

Умартачылык компетенциясе буенча чемпионатка баш эксперт Иван Узяков старт бирде. Балалар биремнәрне башкаруга керештеләр. Аларга үзләренең белемнәрен, практик гамәлләрен һәм осталыкларын күрсәтергә туры киләчәк. Алар өчен барлык шартлар да тудырылган – умарта оялары (бал кортларыннан башка), җиһазлар урнаштырылган, кирәкле барлык материаллар әзерләнгән.

Ярышларда катнашучылар алдына алты модульне башкару бурычы куелган. Җомга көнне бәйгенең йомгаклау сынаулары узачак. Шул ук көнне экспертлар йомгак ясаячак – җиңүчеләр республика җыелма командасы составында WorldSkills Russia милли чемпионатында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X