Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда волейбол турниры узды

    «Яшьлек» спорт комплексында ирләр командалары арасында «Беренчеләр вакыты» исемле ачык волейбол турниры узды.

    Турнирны район прокуратурасы инициативасы  һәм “Идел“ яшьләр үзәге директоры Рамил Минигулов ярдәме белән оештырдылар. Беренче турнирда катнашу өчен  прокуратура һәм полициянең җыелма командасы да,  Шәрбән һәм Савгач авыллары командалары да, Аксубай җыелма командасы да чыгыш ясарга теләк белдерде. Шулай ук Чирмешән эчке эшләр бүлеге һәм Казанның 71 нче мәктәбе дә үз командаларын тәкъдим итте.

    Шул рәвешле Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы бүлеге начальнигы Йолдыз Билалов һәм Казан мәктәбенең физкультура укытучысы Айдар Гайнуллин якташларына ярдәм итәргә карар кылдылар һәм волейбол командаларын үзләренең кече ватанына алып килделәр.

    Турнирны ачу тантанасында район җитәкчелеге – район башлыгы Камил Гилманов һәм аның урынбасары Илшат Заһидуллин да булды.

    – Бүген барлык командаларны да Аксубай җирлегендә сәламләвемә шатмын. Татарстанда спортка тиешле игътибар һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен Татарстан Республикасы Президентына һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерергә кирәк, - дип билгеләп үтте Камил Гилманов. - Бездә спорт комплексы эшли, спорт мәйданчыклары төзелде. Мәктәп, техникумда укучылар арасында да, муниципаль һәм Дәүләт хезмәткәрләре арасында да ярышлар оештырыла. Спорт белән дус булган кешенең тормышында  тискәре гадәтләргә урын юк.

    Район прокуроры Эдуард Хираҗев командаларга җиңүләр һәм спортта һәрвакыт үрнәк булуларын теләде. Оештыручы буларак, ул әлеге турнирны волейбол бәйрәменә әйләндерергә кирәклеген  ассызыклап үтте.

    - Без яшь вакытта спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр азрак иде, әмма бөтен яшьләр хоккей, футбол белән мавыкты . Шуңа күрә, бу турнирны оештырырга уйладык, – дип үз фикерләре белән уртаклашты Рамил Минигулов. - Яшьләр волейбол белән кызыксынсын иде. .Киләчәктә турнирлар гына  оештырырга түгел, ә балалар өчен, танылган спортчылар мастер-класс, уен мизгелләрен күрсәтсен өчен, әйтик, «Динамо»-Казан» уенчылары белән очрашулар оештырырга да ниятлибез. Балаларның уңышларын да күрер иделәр, бездә дә бит перспективалы егетләр бар.

    4 ел дәвамында Казанның 71 нче мәктәбендә эшлим, балалар белән тренировкалар үткәрәм. Бүген мин аларны үземнең якташларыма ярдәм итү өчен туган ягыма алып кайттым. Кызганыч, егетләр быел мәктәпне тәмамлый. Аларга алмашка яшьләр киләчәк, без әле Аксубайга бер генә мәртәбә килмәбез дип уйлыйм,- дип теләкләрен белдерде Айдар Гайнуллин. Волейбол баталияләре алты сәгать  дәвамында тынмады, беренче урынга җиңүче билгеләнгәч, икенче һәм өченче урыннар өчен киеренке көрәш барды.

    Нәтиҗәдә, “ Беренчеләр вакыты” исемле волейбол турнирының алтын кубогы Айдар Гайнуллинның шәкертләре белән Казанга китте, икенче урынга Аксубай җыелма командасы, өченче урынга прокуратура һәм полиция җыелма командалары лаек булды.

    Әлеге турнир районның яшьләр һәм спорт эшләре буенча начальнигы Радик Канафин, Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Кононов , “Актай” җитәкчесе Иван Шугаев, идарә итүче компания директоры Рәмис Сафиуллиннар ярдәме белән оештырылды. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, якташларның уртак ярдәме белән  “ Беренчеләр вакыты” турнирын традициягә әйләндерү мөмкинлеге бар.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: