Аксубайда волейбол буенча спорт мәктәбе беренчелеге тәмамланды
Иң көчле команда булып Иске Ибрай үсмерләре танылды.
Спорт мәктәбенең Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган волейбол буенча беренчелеге узган атнада ук старт алды. Ике яшь категориясендә кызлар һәм малайлар командалары очрашты. Кичә «Юность» спорт комплексы мәйданчыгында 2009-2010 елларда туган яшүсмерләр арасында йомгаклау матчлары узды.
Уен нәтиҗәләре буенча Иске Ибрай командасы беренче урынны яулады. Турнир таблицасының икенче баскычында – савгачлылар, өченчедә – Сөнчәле командасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев