Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда волейбол буенча спорт мәктәбе Беренчелеге үтте

    Дүрт көн дәвамында 2022 ел сезонында спорт мәктәбе призына 2008-2011 елларда туган кызлар һәм егетләр арасында волейбол буенча ярышлар узды.

    Һәр көн нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм иң яхшы уенчылар билгеләнде. Савгач командасы көндәшләренә бер генә партиядә дә җиңәргә ирек бирмәде. Һәр яшь төркемендә савгачлылар җиңү яулады.

    2008-2009 елгы кызлар арасында икенче урынны – Емелькино командасы, өченче урынны – Иске Ибрай командасы яулады. Иң яхшы уенчы дип – Евгения Николаева (Савгач урта мәктәбе), иң яхшы һөҗүм итүче дип – Лариса Романова (Емелькино урта мәктәбе), иң яхшы бәйләүче дип Диана Семенова (Савгач урта мәктәбе) танылды.

    2008-2009 елгы егетләр арасында Иске Ибрай һәм 1нче Аксубай мәктәбе командалары призлы урыннарны яуладылар. Иң яхшы уенчы – Сергей Спиркин (Савгач урта мәктәбе), иң яхшы һөҗүмче – Инсаф Сафиуллин (Иске Ибрай урта мәктәбе), иң яхшы бәйләүче – Александр Федоров (Савгач урта мәктәбе).

    2010-2011 елларда туганнар категориясендә Иске Ибрай мәктәбенең кызлар командасы – көмеш, Аксубай 1нче мәктәбенең кызлар командасы бронза медаль яулады. Иң яхшы уенчы – Ангелина Филиппова (Савгач урта мәктәбе), иң яхшы һөҗүмче – Айгөл Шәвәлиева (Иске Ибрай урта мәктәбе), иң яхшы бәйләүче – Инзилә Срурова (Иске Ибрай урта мәктәбе).

    Ярыш нәтиҗәләре буенча 2010-2011 елгы егетләр арасында икенче урынны – Иске Савруш мәктәбе, өченче урынны Емелькино мәктәбе яулады. Алексей Васильев (Савгач урта мәктәбе) – иң яхшы уенчы, Семен Абросимов (Иске Савруш мәктәбе) – иң яхшы һөҗүмче, Станислав Марков (Емелькино урта мәктәбе) иң яхшы бәйләүче булды.

    Призлы урыннар яулаган командалар – грамоталар һәм медальләр белән, җиңүчеләр кубок белән бүләкләнделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: