Аксубайда Урам киносы фестивале узачак
Бүген 20:00 сәгатьтә район үзәгенең үзәк паркында кыска метражлы кино күрсәтеләчәк.
Бөтендөнья урам киносы – ел саен тамашачыларга яшь авторларның кыска метражлы киноларын карау мөмкинлеге. Фестиваль ачык мәйданчыкларда 2014 елдан бирле үткәрелә.
Тамашачылар игътибарына яшь режиссерларның иң яхшы эшләре тәкъдим ителәчәк. Аксубай районында яшәүчеләр күңелләренә хуш килгән тасма өчен телефонның фонаре яисә яктыручы экраны аша тавыш бирә алалар.
Кинотасмаларны күрсәтү бүген, 2020 елның 5 августында үзәк паркта оештырыла.
Керү ирекле.
16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев