Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда УФАС эшләде

Аксубай районында эшлекле визит белән монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов булып китте.

Монополиягә каршы органнар 8 ел дәвамында Татарстан районнарында гражданнар һәм эшмәкәрләр белән очрашулар оештыра. Мондый эш алымы катлаулы юридик мәсьәләләрдә практик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Ул шулай ук районның нинди проблемалар һәм эшләр белән яшәвен билгеләүдә ярдәм итә.

УФАС КОНСУЛЬТАЦИЯЛӘР БИРӘ

ТР монополиягә каршы хезмәт вәкилләре район җитәкчелеге белән очраштылар, эшкуарлык тармагына, районда эшлекле климатка кагылышлы мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Оешмалар, хакимият органнары вәкилләре белән әңгәмә кызыклы мохиттә үтте. Дәүләт структуралары белгечләре монополиягә каршы хезмәт вәкиленә продуктларны сатып алу, тәэмин итүчеләр белән контрактлар төзү, ташуларны оештыру буенча аңлатмалар бирүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Кабул итүдә катнашучылар шулай ук сәүдә нокталарының реклама мәсьәләсен дә күтәрделәр.

Гади гражданнар өчен шунысы аңлаешсыз, элмә тактаны, реклама конструкциясен, рекламаны ни дип санарга була? Ә бит бу финанска бәйле җаваплы момент. Игорь Павлов һәр килүчене игътибар белән тыңлады, идарәнең йогынты ясау өлкәсендәге катлаулы сорауларга җаваплар бирде. Җентекле аңлату таләп ителгән мәсьәләләрне тармак бүлекчәләренә тапшыру өчен игътибарга алды.

СОРАУ ӨЧЕН – БИШЛЕ

Монополиягә каршы хезмәт вәкиле 3 нче Аксубай мәктәбе укучылары белән ачык дәрес үткәрде. Балалар УФАСның нәрсәне үз эченә алуын, республика идарәсе үтәргә тиешле бурычлар турында белделәр. УФАС практикасыннан мисаллар китерелде. Әлеге дәрестән соң укучылар дусларына монополиягә каршы хезмәтнең базарга тигез шартлар тәэмин итүне контрольдә тотуын, төрле өлкәләрдә кануннарның үтәлешен күзәтүне гамәлгә ашыруы турында сөйли алачак.

Аудиториягә материалны үзләштерү җиңел булсын өчен, сөйләгәннәр проекторда күрсәтелде, мультипликацион сюжетлар сыйфатында тәкъдим ителде. Мәгълүмати өлеш файдалы үтте. Балалар темага шулкадәр кереп киттеләр ки, лекция ахырында сорауларны күп яудырдылар.

– Канунсыз гамәлләр өчен җәза каралганмы?

– Кыйммәт бәяләргә юлыкканда кая мөрәҗәгать итәргә?

Укучылар монополиягә каршы хезмәт белгеченнән сорауларга – тулы җаваплар, ә җәмгыять белеме укытучысыннан лаеклы “бишле” билгесе алдылар.

МАРШРУТТА: «САПЕЕВ» КФХсы

Район башкарма комитетының финанслар һәм мөлкәт белән идарә итү буенча урынбасары Илшат Моратшин озатуында Игорь Павлов район буенча йөрде. Кошчылык фермасы хуҗасы Валерий Сапеев үз хуҗалыгында рәсми затларны кабул итәргә күнеккән инде. УФАС вәкиле белән дә эшлекле сөйләшү булды.

Ул кунакларны корпуслар буйлап йөртте, эшнең ничек үсеш алуы, хуҗалык итүдә нинди юнәлешләр үзләштерелүе турында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты. УФАС белгече эшмәкәрлек шартлары, товарны сату, йорт кошларын үстерү белән кызыксынды. Фермер белән сөйләшкән арада, мондагы табигатькә сокланды, бер төркем ак казларның тигез рәт булып сулыкка юл тотуларын кызыксынып күзәтте.

Искиткеч матур, үзенә тартып тора торган тамаша. Казларның үз теләкләре белән йөрүләренә гаҗәпләнде.

– Ни өчен алар анда баралар? – дип кызыксынды ул хуҗадан.

– Табигый тойгы, – дип кыска гына җавап тотты әңгәмәдәше.

Тарханкадан киткәндә, монополиягә каршы хезмәт вәкиле казлар, үрдәкләр йөзеп йөргән күлгә хозурланды. Шундый җитди эштә детальләр дә лирик булырга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев