Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда төрле төр гаскәрләр втераннары арасында йөзү буенча район беренчелеге узды

Германиядә совет гаскәрләре төркеме ветераннары җиңү яулады.

«Дельфин» ябык йөзү бассейнында йөзү буенча район беренчелеге узды, анда Совет Армиясе һәм РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт иткән ир-атлар катнашты. 

18-29 яшьлекләр арасында ирекле стиль белән 50 метрга йөзүдә Искәндәр Исмәгыйлев (чик буе гаскәрләре) җиңү яулады. Икенче урынны Алексей Охотников (РВСН) яулады. 

40-49 яшьлекләр арасында беренче булып финишка Шамил Гыйниятуллин йөзеп килде. 

Иң күп катнашучылар 50-59 яшьлекләр категориясенә керде. Монда финишка беренче булып – Василий Крмаков( ГСВГ), икенче булып – Валерий Сулбаев (ГСВГ), өченче булып Рәмис Айзатуллин (РВСН) килде. 

Шәхси ярыштан тыш, төрле гаскәрләр командалары арасында эстафета узды. Беренче урында – Германиядә совет гаскәрләре төркеме ветераннары, икенчедә – чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән, өченчедә стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән ветераннар. 

Хәрби-Диңгез флоты көнен бәйрәм итүгә багышланган барлык төр гаскәрләр ветераннары арасында йөзү буенча район беренчелегендә катнашучыларны Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов котладылар. Алар ярышларда катнашканнары өчен рәхмәт белдерделәр һәм барысына да грамоталар һәм медальләр тапшырдылар. 

– Минемчә, бу яңа традицияне кертергә һәм мондый чараларны ел саен үткәрергә кирәк. Өстәвенә, бу үсеп килүче буын өчен менә дигән үрнәк, – дип билгеләп үтте Анатолий Молоствов. 

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин дә чарада катнашучыларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул хәрби-патриотик эштә актив катнашканы, яшьләрдә патриотизм һәм Туган илгә мәхәббәт тәрбияләүгә керткән өлеше өчен генерал-майор Анатолий Молоствовка Мактау грамотасы тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X