Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда ТР Рәссамнар берлегенең «Татар аргамагы» эшләре күргәзмәсе узды 

Төрле яшьтәге балалар, шулай ук район башлыгы Камил Гилмаов һәм Казан кунаклары искиткеч матур эшләрне бәяләделәр.

– Исәнмесез, кадерле кунаклар! Әлфия Нурхамәтова ТР Рәссамнар берлегенә кергәннән соң, без сезнең белән беренче тапкыр гына очрашмыйбыз. Атлар тасвирланган картиналар соклану уята, бу чын хезмәт. Атлар гомер буена безнең белән, әмма Аргамак токымы – ул безнең атлар, – дип билгеләп үтте ачылыш тантанасында район башлыгы Камил Гилманов. 

Чынлыкта, бу хайваннар тарихта аерым уры алып тора – алар ак төстә, артык зур түгел һәм бик чыдам булган. Нәкъ менә шул атларда күчмә халыклар күченеп йөргән һәм хәтта Чыңгызхан сугышчылары да йөргән. 

Күргәзмәдә канашкан кунаклар балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләренең, яшь гармунчының, “Капелька” вокал ансамбленең, “Аксубай егетләре” баянчылар ансамбленең матур чыгышларын тамаша кылдылар. 

– Кадерле дуслар, балалар, мин сезне зур сәнгать бәйрәме белән котлыйм. Мине бүген хисләрем тулып таша, чөнки беренче караштан ук районда мәдәни белем бирүнең югары дәрәҗәдә булуы күзгә ташлана. Мәдәният эшлеклеләренә карата мөнәсәбәт тә сөендерә, чөнки район башлыгы сездә уздырылган бер генә чарадан да читтә калганы юк. Җылы кабул итүегез өчен генә түгел, сәнгатькә мөнәсәбәтегез өчен дә рәхмәт, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ТР Рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиабиев. 

Татарстан Республикасының халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗев тә үзенең тәэсирләре белән уртаклашты: 

– Бу токым атлар эшләрдә юкка гына тәкъдим ителми, алар уникаль – көчле зур йөкләнешләргә түзүчән, чыдам, хәтта кышын да алар үзләренә азык табарга сәләтле. Кабул итүегез өчен рәхмәт, сезнең район бик матур, минем уйлавымча, сезнең пейзажлар, урамнар, шулай ук мин күрергә өлгергән борынгы капкаларны картиналарга төшерер өчен без бирегә тагын килербез әле. 

Күргәзмәгә районнан һәвәскәр рәссам Геннадий Золин да килгән иде, аңа 82 яшь, быел гына да ул 9 картина язарга өлгергән. Ул күргәзмәгә соклануын белдерде һәм ТР Рәссамнар Берлегенә әлеге эшләрне күрү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерде. 

Яшь рәссам Андрей Бикмуллин да рәхмәт сүзләренә кушылды, ул нигездә агач белән эшли. 

«Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы сынлы сәнгатьнең барлык жанрларында күренекле һәм үзенчәлекле иҗатчыларны берләштерә. Һәм Татарстан гына да түгел. 

«Татар аргамагы» күргәзмәсе – моның ачык мисалы, картиналардан һәркем – өлкәннәр дә, балалар да зуп тәэсирләр алдылар. 

ТР Рәссамнар берлегенең «Татар аргамагы» күргәзмәсе эшләренең бер өлеше белән Аксубай туган якны өйрәнү музеенда танышырга мөмкин булачак, ә икенче өлеше Иске Кармәттә Хәсән Туфан музеенда урнаштырылачак. Күргәзмәләр барлык теләүчеләр өчен дә ачык!

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X