Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда тоткарланган исерек шоферлар медицина тикшерүе узудан баш тарткан, тик ул аларның гаепләрен йомшартмаячак

Аксубай Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре атнаның җиде көнендә тәүлек буе район юлларында патрульлек итүләренә карамастан, район юлларында тәртип бозучылар саны кимеми, шул исәптән бераз “төшереп” алганнан соң руль артына утырырга яратучылар да.

Узган атнада үткәрелгән профилактик чара нәтиҗәсендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 12 очрагы ачыкланган, шуларның берсе, 1980 елда туган шофер салган килеш руль артына утырган. Ул исереклек дәрәҗәсенә тикшерү узудан баш тарткан. Машина йөртүче ел дәвамында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылмаган. Аның машина йөртү стажы – 17 ел. Исерек хәлдә руль артына утырып, машина йөртүче нәрсәгә исәп тоткандыр...

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре РФ КоАПның 20.25 маддәсе буенча законда каралган срокта штраф түләмәгән өчен ике материал төзегән.

25 сентябрьдә Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре үткәргән рейд нәтиҗәсендә РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 15 очрагын ачыкланган.

Янә алар исерек хәлдәге ике шоферны тоткарлый. Аларның беренчесе, 1998 елда туган машина йөртүче, йөртү стажы дүрт ел, ел дәвамында ике тапкыр административ җаваплылыкка тартылган.

1974 елда туган икенче машина йөртүче (машина йөртү стажы 22 ел, ел дәвамында өч тапкыр административ җаваплылыкка тартылган), исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш кабат руль артына утырган. Медицина оешмасында медицина тикшерүе узудан баш тарткан.

– Сентябрь аенда гына да Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүче ун кешене ачыкланды, – дип шәрехләде ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. – Хәтта кечкенә дозада кулланылган алкоголь дә йөртүчене хәрәкәтне контрольдә тоту мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Исерек хәлдә хәрәкәтләрнең координациясе бозыла, реакция кими. Исерек шоферлар хәрәкәтнең рөхсәт ителгән тизлеген арттыра, куркыныч маневрлар ясый, юл билгеләре һәм светофор сигналлары таләпләрен үтәми, нәтиҗәдә, кешеләрнең җәрәхәтләр алуына һәм һәлак булуына китергән юл-транспорт фаҗигалары китереп чыгаралар.

Исерек шофер – юлда җинаятьче. Машина йөртүчеләрне аларның юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булырга мөмкин булулары да, хәтта кемнедер гомерләреннән мәхрүм итүе дә, исерек хәлдә идарә иткән өчен штрафлар да куркытмый.

Транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен машина йөртүче 1,5 елдан 2 елга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итүне, шулай ук 30 мең сум күләмендә штраф түләтүне күздә тоткан административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин (РФ КоАПның 12.8 маддәсе 1 өлеше). Исерек килеш транспорт чарасы белән кабат идарә иткән өчен җинаять җаваплылыгы да каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X