Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда "Тоталь диктант" уздылар

Бу - бөтендөнья буенча бер көндә (сәгать поясына төзәтмә белән) барлык теләүчеләр өчен ирекле бушлай диктант.

17 ел эчендә беренче тапкыр акция көз көне үткәрелде. 2 нче мәктәпнең төп мәйданчыгында 9-11 сыйныф укучылары катнашты.

Быел акция өчен текстны «Национальный бестселлер» әдәби премиясе лауреаты Андрей Геласимов әзерләде.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, "бу текст әле беркайда да юк". Шуңа күрә укучыларга таныш булмаган текст язу авыррак булды. Тик диктант язу өчен аларга рус теленең төп кагыйдәләрен искә төшерү генә кирәк булган.

Дәрес барышында балалар текстның өченче өлешен — автор Андрей Геласимов һәм 2 нче Аксубай мәктәбенең рус теле укытучысы Флера Вафинаның оригиналь тавышында ике тапкыр тыңладылар һәм шуннан соң гына диктант язуга керештеләр.

Һәр эшне, ким дигәндә, ике тапкыр тикшерәчәкләр, ә икеле белән өчле, өчле белән дүртле һәм бишле арасында — ким дигәндә, өч тапкыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев