Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда “Тоннель” операциясе: бүген бала – төп пассажир

Аксубайда ”Тоннель” операциясе узды.

Иртәнге җидедән район үзәге урамнарында һәм юлларында ЮХИДИ хезмәткәрләре, полициянең участок вәкилләре һәм безнең хәбәрчедән торган полиция патрульләре рейдка чыкты.

Операция ”Игътибар – балалар!” акциясе кысаларында узды. Шуңа күрә төп басым балаларны иминлек каешын эләктермичә һәм махсус утыргычсыз йөртүгә юл куйган машина йөртүчеләрне ачыклауга ясалды. Район үзәгенең әйләнеп узучы юлында, «Кояшкай” балалар бакчасы янында – җанлылык сизелде. Узып баручыларның барысы да бакчага һәм эшкә ашыкты. Тик юлда куркынычсызлык – ашыгуны өнәми, ЮХИДИ хезмәткәрләре бу хакта машина йөртүчеләргә искәрттеләр һәм машина йөртүченең, пассажирларның, балаларның иминлек каешын эләктергәнме-юкмы икәнен дә тикшерделәр.

– Автокресло – безнең баланың иминлеге ул, – дип белдерделәр ”Лада” автомобилендә хәрәкәт иткән ата-ана. Бала каешны һәрчак үзе эләктерә, безне дә контрольдә тота.

Тик, барасы да алай уйламый, шул. Баласы белән тукталган автоледи полиция хезмәткәренең кисәтүләренә тыныч кабул итте:

– Бала каешны эләктерергә яратмый! – дип җавап бирде.

Ваемсыз анага иминлек каешын үзенә генә түгел, баласына да эләктерергә кирәклекне аңлаталар. Аңа штраф салынды, балага дәүләт автоинспекторлары балалар өчен юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында китаплар һәм буклетлар бирделәр.

– Бүген без «Бала – төп пассажир» профилактик чарасын оештырабыз, шуңа күрә штрафның бары тик матди җәза гына, баланың иминлеге күпкә кыйммәтрәк булуы турында кисәтәбез, – дип кисәтә районның баш дәүләт автоинспекторы Нияз Гыймалетдинов.

Аның артыннан ук тагын бер хокук бозучыны туктаттылар - әтисе баланы автокреслога утырткан утыртуын, тик, автокресло каешы хәрәкәт иткәндә кыстыра, дигән сылтау белән, ул аны гади каеш белән генә эләктергән, сабый исә, полицейскийларны күргәч, елый ук башлады.

Сабыйга каешны эләктерергә кирәклеген аңлаттылар, аңа кызыклы рәсемнәр белән китаплар бүләк иттеләр – бәлки бала әти-әнисен юлда йөрү кагыйдәләренә өйрәтер һәм үзе дә юлда каешны эләктереп йөрер. Сабыйга барыбер дә автокресло каешын эләктерергә туры килде.

Өлкәннәр арасында да хокук бозучылар табылды, “Лада” атомобиле йөртүчесе автоинспекторга, автомобильдә барысы да эләктерелгән, дип ышанычлы җавап бирде, тик пассажирларның берсе куркынычсызлык каешын ычкындырган булып чыкты. Моның сәбәбе дә табылды – башы авырту сәбәпле каешны ычкындырырга мәҗбүр булган. Машина йөртүчегә административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.

Бер шофер өеннән документларсыз чыгып, штрафка тап булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев