Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда тавыш бирү көннәрендә куркынычсызлык турында фикер алыштылар

Тавыш бирү көннәре алдыннан район башлыгы Камил Гилманов авыл җирлекләре башлыклары, районның җитәкчелек составы белән киңәшмә үткәрде.

Объектларның куркынычсызлыгы һәм террорчылыкка каршы якланганлыгы аның төп темасы булды.

Ә ковидка каршы чараларга бәйле рәвештә, шулай ук, Роспотребнадзорның коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча таләпләре турында да фикер алыштылар. Чөнки Роспотребнадзор таләпләрен үтәү кысаларында тавыш бирү өч көн – 17,18 һәм 19 сентябрь көннәрендә оештырылачак.

Аксубай янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов хисап тотканча, барлык Бердәм тавыш бирү көнен үткәрү объектлары да янгын куркынычсызлыгын һәм террорчылыкка каршы яклану чараларын үтәүгә тикшерелгән.

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаев мәгълүматларына караганда, сайлау участокларын полиция хезмәткәрләре һәм кинологлар хезмәте тикшерәчәк. Ә тавыш бирү көннәрендә участокларда хокук тәртибен полиция хезмәткәрләре тәэмин итәчәк.

Роспотребнадзорның Аксубай районындагы идарәсе баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов санитария таләпләрен үтәү турында сөйләде, аерым алганда, халык күпләп җыела торган урыннарда битлек режимын һәм дистанция саклау мөһимлеге турында искәртте.

– Без район территориясендә кешеләрнең иминлеге, гомере һәм сәламәтлеге өчен җаваплы. Хезмәтләргә һәм ведомстволарга куркынычсызлык чараларын төгәл үтәргә киңәш итәм, – дип нәтиҗә ясады район башлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев