Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда Татарстан һәм Чувашстан Республикалары җитәкчеләре булды

    Аксубайда узган «Уяв» чуваш милли мәдәнияте республика бәйрәмендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чувашстан Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев чуаш шагыйре Николай Полоруссов - Шелеби һәйкәленә чәчәкләр куйдылар һәм Татарстан урман хуҗалыгының беренче министры Александр Гуляев исемендәге скверны ачу тантанасында катнаштылар. Мактаулы кунаклар арасында ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Мәдәният министры Ираида Әюпова, «Чуаш милли конгрессы» төбәкара иҗтимагый оешмасы президенты, «Дус» АҖ генераль директоры Николай Угаслов, Татарстан Республикасында ЧНКА төбәк иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Дмитрий Самаренкин һәм башка рәсми затлар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре бар иде.

    Бәйрәм башланганчы рәсми делегация Аксубайның истәлекле урыннары белән танышты.

    ШЕЛЕБИ ХӨРМӘТЕНӘ - ЧӘЧӘКЛӘР

    Безнең район - танылган чуваш шагыйре, прозаик һәм Чуваш АССР ның беренче халык шагыйре Николай Полоруссов - Шелебиның ватаны. Район халкы якташларының шигъри талантын чиксез хөрмәт итә. Өченче мәктәп янында Николай Шелеби бюсты урнаштырылган, биредә ел саен күренекле шагыйрь һәм прозаикка багышланган әдәби очрашулар уздырыла.

    Николай Иванович Полоруссов-Шелеби 1881 елның 2 маенда Яңа Үзи авылында туа. Авыл мәктәбендә укып, крестьян хезмәте белән шөгыльләнә һәм шигырьләр яза. 1917 елдан соң ярлылар комитеты әгъзасы, авыл советы секретаре була. 1922 елда Чабаксар шәһәренә күчеп китә, анда актив иҗтимагый һәм иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнә. Шелеби-төрле җанрдагы әдәбиятчы.

    Ул этнограф, фольклорчы, өлкәннәр һәм балалар өчен шигырьләр яза, поэмалар, сатирик яңалыклар, әкиятләр иҗат итә, танылган рус классиклары әсәрләрен чуваш теленә тәрҗемә итә. 1945 елда вафат була. 64 еллык гомерендә ул киләчәк буыннар өчен бик күп иҗади әсәрләр калдырган шәхес. Аның ярдәме белән чуваш әдәбияты бөтен дөньяга билгеле булды һәм чувашлар бөек рус шагыйрьләренең иң күренекле әсәрләрен үз туган телләрендә укый алалар. Дәрәҗәле кунаклар Николай Шелеби бюсты янындагы мәйданчыкта тукталдылар.

    - Полоруссов-Шелеби чуаш әдәбияты үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертте, – дип ассызыклады делегация әгъзалары.

    Әлеге легендар шәхескә хөрмәт күрсәтеп, алар шагыйрьнең бюстына чәчәкләр салдылар.

    ГУЛЯЕВ СКВЕРЫ АЧЫЛДЫ

    Аннары мәртәбәле кунаклар  Аксубай универсаль  технологияләр техникумы директоры Фәргать Аюпов озатуында  «Студент йорты» дип аталучы техникум тулай торагында булдылар. Бу бина тышкы яктан гына үзгәрмәде - биредә түбәне алыштырдылар, фасадны тышладылар, ә эчке яктан да-иске бинадан бары тик стеналар гына калды. Соңыннан кунаклар Аксубай үзәгенә, Романов урамына, Гуляев скверына юнәлделәр.

    Бер ел эчендә мәктәпнең элеккеге тәҗрибә участогы территориясе заманча, стильле бизәлгән уңайлы паркка әверелде. Бүген бу функциональ, тәртипкә салынган иҗтимагый киңлек. Аксубайлылар һәм район үзәге кунаклары аны лаеклы бәяләделәр, биредә балалар һәм өлкәннәр буш вакытларын бик теләп үткәрәләр. Скверның тематик зоналарының берсендә элеккеге ТАССРның урман хуҗалыгы министры Александр Гуляевка бюст куелды.

    Сквер һәм Гуляев бюстын ачу тантанасында урман хуҗалыкларының барлык директорлары, Татарстан урманчылыклары җитәкче-урманчылары, шулай ук урманчыларның яшь буыны - Нурлат шәһәре һәм Аксубайның 2 нче номерлы «Имәнкәй»мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр катнашты.
    Александр Гуляев - урманчылар династиясен дәвам итүче. Аның бабасы, әтисе һәм абыйлары урманчылык тармагында урманчылар булып эшләгән. Ул үзе 1920 нче елда туган.

    1937 елда Аксубай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан педагогия институтына укырга керә, комсомол чакыруы буенча Хәрби-Диңгез флоты сафларына баса, Ленинград югары хәрби - диңгез училищесында белем ала. Бөек Ватан сугышы вакытында Кара диңгез флотында, аннары Дунай флотилиясе составында Кырым, Кавказ җирләрен фашистлардан азат итә. Туган авылына 1946 елда кайта. Сугыштан соң Аксубай урман хуҗалыгында урман саклау инспекторы булып эшли.

    Читтән торып Ленинград урман-техника академиясе бүлеген тәмамлый. Алдагы елларда өлкән урманчы, урман хуҗалыгы директоры вазыйфасында эшли. Югары һөнәри сыйфатлары аркасында 1959 елда аны Казанга, баш урманчы вазифасына күчерәләр. Аннары урман хуҗалыгы Татар идарәсе башлыгы итеп билгеләнә. 1979 елдан Александр Александрович – Татарстан АССР урман хуҗалыгы министры вазыйфасына керешә. Ул бу вазыйфада 1984 елга кадәр эшли.
    ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җыелучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

    –  Без Татарстанның бөек улы – Александр Гуляев бюстын ачу тантанасында катнашабыз. Мин – урман хезмәткәре улы. Минем әтием белән эшләгән кеше буларак, ул миңа бик таныш. Үз исемемнән  Аксубай җитәкчелеге һәм Татарстанның урман хуҗалыгы министрлыгына рәхмәтемне белдерәм. Без әлеге системада тирән эз калдырган ветераннарыбыз турында кайгыртабыз. Аксубай районында бу паркны булдыруда үзенең көчен куйган,өлешен  керткән, бирегә килгән һәр кешегә рәхмәтемне җиткерәм, - диде ул.

    - Чувашия һәм Татарстан - бик якын күршеләр һәм дуслар, – дип белдерде Чуаш Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев. - Без бүген Аксубайда булып, әлеге истәлекле вакыйгага катнашуыбызга чын күңелдән шатбыз. Минем абыем урманчылык эшенә күп елларын багышлаган кеше. Без үткәннәрне хәтерлибез, бүгенге белән яшибез, киләчәк турында уйлыйбыз. Сезнең районда мин шатлыктан йөзләре балкып торган балаларны күрдем, димәк сез аларга дөрес тәрбия бирәсез. Балалар-  Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең киләчәген төзүчеләр.

    Тантанада катнашучылар алдында Александр Гуляевның кызы Нина Александровна чыгыш ясады.

    - Әтиемнең бюстын паркка кую - безнең гаилә өчен бик дулкынландыргыч һәм әһәмиятле вакыйга, – диде ул. - Александр Александрович безнең барыбыз өчен дә какшамас ихтыяр кешесе, үз эшенә – урман эшенә чын күңелдән бирелгәнлек үрнәге булып калачак. Үзенең кече ватанын ул бик ярата иде. Аксубайлылар аның истәлеген хөрмәт итәләр, бу бик тә дулкынландыргыч. Александр Гуляевның исеме биредә, туган җирендә мәңгеләштерелгән икән, бу күп нәрсә турында сөйли. Бу искиткеч паркны булдыручыларның барысына да әтием турында истәлек ясаганнары өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм.

    Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Игнатьев бюстны ябып торган җәймәне ачтылар һәм җыелучылар алдында танылган якташыбыз, республиканың урман тармагы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән фронтовик образы ачылды. Ачылыш тантанасында катнашучылар бюст итәгенә чәчәкләр салдылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: