Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда сугыш батырларын искә алдылар

22 июнь көнне кешелек тарихында иң канкойгыч Бөек Ватан сугышы башлануга 77 ел тулды.

Әлеге вакыйга алдыннан районда “Хәтер шәме“ акциясе үтте. Акцияне оештыруда “Бердәм Россия“ Партиясе әгъзалары, Бердәм Россиянең “Яшь гвардия“ ТРО ВОО җитәкчеләре һәм активистлары, ветераннар, яшьләр иҗтимаги һәм патриотик берләшмәләр, ММЧ вәкилләре инициатор булдылар.

Кичке район үзәге матәм мохитенә чумды –  сугыш батырларын искә алу өчен үзәк мәйданда йөзләгән кеше җыелды. Алар арасында – ветераннар, оешмалар, иҗтимаги формированиеләр вәкилләре, район, хезмәт коллективлары җитәкчеләре, мәктәп укучылары.

Левитанның мәйдан буйлап яңгыраган: “Без барыбер дошманны җиңәчәкбез“, дигән сүзләреннән күңелләр тетрәнде. Бу тылсымлы сүзләр  сугыш чоры кешеләре хәтерендә мәңгегә уелып калган, алар буыннардан-буыннарга мәңгелек хәтер булып яңгырый.

– Без киләчәк өчен көрәшкән ата-бабаларыбыз алдында баш иябез, – диде, митингны ачып, Камил Гилманов. – Бөек Җиңү миллионлаган совет кешеләре гомере белән бәяләнде. Без якты киләчәк өчен сугыш кырларында башларын салган якташ-аксубайлыларны онытмыйбыз.

Бөек Ватан сугышы башлануга 77 ел тулуга багышланган митингта сугыш ветераны Елисей Мурзич Тимирясов чыгыш ясады. Ул сугыш башланган кайгылы көнне һәм үзенең сугышчан юлын хәтерендә яңартты. Идел буе хәрби округы инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствов ата-бабаларыбызның батырлыгы турында сөйләде. Чыгыш ясаучылар аксубайлыларны Бөек Ватан сугышы каһарманнарының батырлыкларын сакларга чакырдылар.

Җыелучылар Ватан өчен башларын салган, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хәтерен бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Җыелучыларның кулларында берүк вакытта йөзләгән шәм кабынды. Мәңге онытылмас хәтер символы итеп, мәйданда алардан “хәтер“ сүзе яздылар. Ә һәлак булганнар мемориалы һәм мәңгелек ут итәгенә чәчәкләр салдылар.

Хәтер һәм кайгы көнендә иртән иртүк район җитәкчелеге, иҗтимаги оешмалар, район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары мәңгелек ут итәгенә таҗлар һәм чәчәкләр куйдылар. Монда шулай ук  Россия тарихындагы кайгылы датага багышланган тантаналы митинг үтте.

1941 елның 22 июнендә иртән иртүк фашистлар Германиясе һәм аның союздашлары 5 миллионга якын кешене үз эченә алган 190 дивизия, 4 меңнән күбрәк танк, 47 меңнән артык корал һәм миномет, 4 меңнән күбрәк самолет, 250гә якын корабль белән коралланып, илебез чикләрен бозып тарихта моңа кадәр күзәтелмәгән көчле һөҗүм ясадылар. Безнең  3 миллионга якын кешене үз эченә алган 186 дивизия, 3 меңнән артык танк, Төньяк, Балтыйк буе һәм Кара диңгез флотлары авиациясен дә исәпкә алып, 10 мең самолет аларга каршы көрәшкә күтәрелде.

Бөек Ватан сугышы башланды. Бу илебез кичергән зур сынау булды.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров аксубайлыларның уртак Җиңүгә керткән өлешен билгеләп үтеп, Җиңүнең нинди бәя белән яулап алынуын искә төшерде. Аксубай районыннан 11 меңгә якын кеше сугышка китә, аларның яртысы фронттан әйләнеп кайтмый. Сугыш һәр гаиләгә кагылды, бу хәсрәт бүген дә буыннардан-буыннарга күчә килә. Менә шуның өчен митингта аксубайлыларның берничә буынының катнашуы очраклы түгел. 

Идел буе хәрби округы инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствовның мөрәҗәгате  яшь буынга адресланды; “Үзегезнең әниләрегезне яратыгыз, бары тик ата- анага булган мәхәббәт кенә Ватаннын яратырга сәләтле һәм куркыныч туганда аның иминлеге сагына басарга әзер булган патриотлар тәрбияләргә ярдәм итә“.

Яшь буын митингта Россия тарихындагы фаҗигале датага багышлап, һәлак булганнарга дан җырлап һәм бүгенге көндә арабызда булган сугыш ветераннары батырлыгын алдында баш иеп, шигырьләр укыдылар.

Һәлак булган аксубайлыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев