Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгарылуның 31 еллыгын билгеләп үттеләр

Аксубайда совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 31 ел тулуга багышланган тантаналы митинг булды.

Сугышчы-интернационалистлар бу көнне Әфган җирендә һәлак булган хезмәттәшләрен искә алу, иптәшләре белән аралашу өчен бергә җыелдылар.

Ленин паркында Мәңгелек ут янына совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгарылуны билгеләп үтү уңаеннан район үзәге мәктәпләре укучылары, район оешмалары җитәкчеләре, иҗтимагый формированиеләр һәм яшь армия Бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәт вәкилләре җыйналды.

Традиция буенча, инде ир уртасы булган элеккеге солдатлар колоннасы чәчәкләр, веноклар белән Яшьләр үзәгеннән мәйдан буйлап тигез адымнар белән акрын гына атлап уздылар һәм хәрби дан обелискы янында тукталдылар.

Тантаналы митингны район башлыгы Камил Гилманов ачты.

«Сез чын геройлар булдыгыз, – дип мөрәҗәгать итте ул сугышчы-интернационалистларга. – Сез Ватан кушкан бурычны үтәп, үзегезнең гомерегезне куркыныч астына куйдыгыз. Сезне чын күңелемнән Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 31 ел тулу белән котлыйм. Бу сугыш – безнең ил халкы өчен авыр сынау булды. Без сезнең батырлыкларыгызны онытмыйбыз. Әфган сугышында һәлак булган сугышчыларга мәңгелек дан».

Митингта Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов яшь буын Әфганстан республикасында интернациональ бурычларын үтәгән совет солдатлары батырлыгында тәрбияләнергә тиеш дип сөйләде.

Митингта катнашучыларга сәламләү сүзе белән Әфганстан сугышы һәм башка локаль бәрелешләр ветераннары советы рәисе Владимир Крайнов мөрәҗәгать итте.

Сугышчыларны ЭЭМ бүлегенең ветераннар оешмасы исеменнән Шамил Сәхабетдинов котлады һәм совет солдатларының батырылыгы турында шигырь укыды.
Җыелучылар Әфган сугышында һәлак булган совет солдатларын бер минут тынлык белән искә алдылар.

Рәсми мәгълүматлар буенча, Әфганстан Демократик Республикасында булган чорда: 1979 елның 25 декабреннән 1989 елның 15 февраленә кадәр 15 меңнән артык совет солдаты һәлак булган. Әфганстан сугышында Аксубай районыннан 105 егет катнашты. Аларның җидесе интернациональ бурычларын үтәгәндә һәлак булды. Митингта катнашучылар һәлак булганнарның исемнәре язылган мәрмәр плитә һәм мәңгелек ут итәгенә чәчәкләр һәм веноклар куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев