Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда шахмат буенча турнир узды

    Чара «Мәгариф» милли проекты кысаларында шахмат зоналары булган мәгариф учреждениеләре укучылары арасында оештырылды.

    Махсус республика шахмат чемпионатының район турнирында ике яшь категориясе – 1-4 һәм 5-8 сыйныф укучылары катнашты. Шахмат баталияләрен ярышларның судьялары – Геннадий Горбунов, Евгений Башкиров, Анатолий Охотников, Василий Чугунов һәм мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары игътибар белән күзәттеләр.

    Кече яшь категориясендә Евгения Безрукова (2нче Аксубай мәктәбе) һәм Владимир Тяпков (3нче Аксубай мәктәбе) җиңүче булды. Бу яшьтә Софья Кузьникова (Иске Ильдеряк мәктәбе), Камилә Әхмәтсафина (Иске Ибрай мәктәбе), Семен Макаркин (Иске Тимошкино мәктәбе), Радель Кәлимуллин (1нче Аксубай мәктәбе) призерлар булдылар.

    Урта яшь категориясендә беренче урынны Иске Ибрай мәктәбе укучылары – Дилә Кадыйрова һәм Сәит Кадыйров яуладылар. Яңа Ибрай мәктәбе укучылары Зилә Кадыйрова һәм Хәлим Кадыйров – көмеш, Юлия Борисова (2нче Аксубай мәктәбе) һәм Константин Тимофеев (Савгач мәктәбе) бронза призерлар булдылар.

    Гомуми зачетта 3нче Аксубай мәктәбе командасына өченче урын бирелде. Рейтингның икенче баскычын 2нче Аксубай мәктәбе укучылары алды. Ике команданың да җитәкчесе – Геннадий Горбунов. Бәйгедә педагог Җәмил Сәйфуллин җитәкчелегендә Иске Ибрай мәктәбе укучылары җиңү яулады.

    Призлы урыннарны алган катнашучылар мәгариф бүлеге һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге грамоталары һәм медальләре белән бүләкләнделәр.

    «Мәгариф» милли проекты Россиядә 2019 елдан 2024 елга кадәр өстенлекле проектларның берсе булып тора. «Заманча мәктәп» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында илкүләм проект ярдәмендә районның барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә шахмат зоналары яки шахмат сыйныфлары булдырылды. Балаларның интеллектуаль спорт төре белән кызыксынуы сизелерлек артты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: