Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда секцион утырышлар уза

Бүген 2 нче Аксубай урта мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларында районның методик берләшмәләренең секцион утыршы узды.

Киңәшмәдә Аксубай районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова, мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова, ЮХИДИ фонды җитәкчесе Гөлфия Гыйматдинова, прокурор ярдәмчесе Ильгиз Гусамов, Аксубай районы буенча ПДН өлкән инспекторы Венер Хаммәтов катнашты.

Чыгыш ясаган һәр оешма спецификасын исәпкә алып, түбәндәге мәсьәләләр тикшерелде: балалы гаиләләрнең иминлеген күтәрү, заманча балачак инфраструктурасы, балалар иминлеген тәэмин итү, сәламәт бала, балаларга һәрьяклап белем бирү, балаларның мәдәни үсеше, бала һәм аның гаиләгә хокукы, балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау.

Утырыш барышында узган уку елында башкарылган эшләр турындагы чыгышлар тыңланды, бүгенге көндә гамәлдә булган проблемалар турындагы мәсьәләләр тикшерелде һәм 2019-2020 уку елына бурычлар һәм төп юнәлешләр билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев