Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда сайлау участогында өч атналык сабые белән әни тавыш бирде

Аксубай мөгаллиме Айгөл Краснова яңа туган улы Иванда гражданлык активлыгы тәрбияләргә ниятли.

Участокка тавыш бирү өчен ул, яшьләр үз иле язмышыннан читтә калырга тиеш түгел дип санап, өч атналык нарасые белән килде.

– Балаларның киләчәге өчен тавыш бирәм, – дип уртаклашты Айгөл. – Шулай да бүген яшьләргә һәрьяклап үсеш алу өчен күп кенә программалар булдырылган. Грант проектлары, яшь гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән программалар.

Әлегә Красновлар гаиләсендә көтеп алынган беренче сабый, әмма Айгөлнең тәрбияләү тәҗрибәсе бар. КФУны тәмамлаганнан соң ул Аксубай балалар сәнгать мәктәбендә хор, вокал һәм сольфеджио буенча алты елдан артык педагог булып эшли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X