Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда салым бүлекчәсе ябыла

Хөрмәтле салым түләүчеләр!

2021 елның 1 декабреннән 423060, Татарстан Республикасы, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 8 йорт адресы буенча урнашкан Россия ИФНСның Татарстан Республикасы буенча 12 номерлы бүлекчәсе эшләвен туктата.

Салым түләүчеләргә салым администрацияләү һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү элеккечә үк: 422980, Татарстан Республикасы, Чистай шәһәре, Ленин урамы, 2 йорт адресы буенча Россия ИФНСның Татарстан Республикасы буенча 12 нче номерлы районара инспекциясе тарафыннан тулысынча гамәлгә ашырылачак.

Салым түләүчеләрне Инспекциянең операцион залында кабул итү алып барыла: дүшәмбе, чәршәмбе: 9:00 дан 18:00 сәгатькә, сишәмбе, пәнҗешәмбе: 9:00 дан 20:00 сәгатькә кадәр, җомга: 9:00 дән 16:45 сәгатькә кадәр. “Салым органына кабул итүгә Онлайн-язылу” интерактив сервисыннан файдаланып, салым инспекциясенә баруны планлаштырырга һәм чиратта көтеп тору вакытын кыскартырга мөмкин, ул Россия Федераль салым хезмәтенең nalog.gov.ru сайтында “Хезмәтләр” бүлегендә урнаштырылган.

Россия ФНС салым түләүчеләр белән Россия ФНС сайты сервислары ярдәмендә аралашуның контактсыз ысулын җәелдерә, хәзерге вакытта 60тан артык хезмәт эшли. Федераль салым хезмәте сайтында Интернет-сервислар, өйдән чыкмыйча гына, дәүләт хезмәтләрен 24/7 режимында алу мөмкинлеге бирә. Онлайн- сервислар тормыш хәлләренә юнәлгән һәм салым түләүчеләрнең ихтыяҗларына туры китереп үсә.

Шулай итеп, физик затлар “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты” электрон сервисы ярдәмендә исәпләнгән һәм түләнгән салым түләүләренең суммалары, милек объектлары турында актуаль мәгълүмат ала, салым хәбәрнамәләрен ала һәм бастырып чыгара, салым түләүләрен башкара, 3-НДФЛ салым декларациясен тутыра һәм җибәрә, салым органнарына шәхси визасыз мөрәҗәгать итә алалар.

Салым хезмәте хезмәтләрен алу өчен юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр “Салым түләүченең юридик затлар яки шәхси эшмәкәр өчен шәхси кабинеты”ннан дистанцион рәвештә файдалана алалар.

Аерым алганда, салым хисабын тапшыру өлешендә, электрон култамга ачкычы булган очракта, электрон документ әйләнеше операторлары аша телекоммуникацион элемтә каналлары буенча аны электрон рәвештә тапшырырга мөмкин.

Моннан тыш, салым түләүчеләр КФҮның теләсә кайсы бүлегенә түбәндәге салым органнары дәүләт хезмәтләрен күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итә алалар: салым түләүченең салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар, штрафлар, процентлар түләү бурычларын үтәве турында соратып алу һәм белешмә бирү; кызыксынган затларга дисквалификацияләнгән затлар реестрындагы мәгълүматларны бирү; ЕГРНнан белешмәләр тәкъдим итү; ЕГРЮЛ һәм ЕГРИП белешмәләрен һәм документларын бирү; транспорт салымы, җир салымы, физик затлар милкенә салым буенча салым ташламалары бирү турында физик затның гаризасын кабул итү; салым белдерүекәгазен бирү турында гариза кабул итү; 3-НДФЛ формасы буенча декларацияләр җибәрү һәм башкалар. КФҮ бүлекчәләрендә күрсәтелә торган салым органнары дәүләт хезмәтләренең тулы исемлеге КФҮнең “Минем документлар” рәсми сайтында “Хезмәтләр” бүлегендә урнаштырылган.

Консультацияне Россия Федераль салым хезмәтенең Бердәм Контакт-үзәгенең 8-800-222-22-22 түләүсез телефоны, шулай ук инспекциянең Россия ФНСның nalog.gov.ru сайтында “Контактлар” бүлегендә урнаштырылган барлык телефоннары буенча алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев