Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Сабан туе узды, ике батырны сайладылар

Аксубай мәйданы район халкын һәм күпсанлы кунакларны үзенә җыйды.

Халык бирегә коллективлар, гаиләләр, төркемнәр белән килде. Һәркемнең дә кәефе күтәренке иде. Бәйрәм Халык көнкүреше элементлары һәм массакүләм тантаналар өчен заманча корылмалар белән бизәлгән уңайлы шартларда узды.

Программа–традицион формада үтте: авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү, милли уеннар, спорт ярышлары...

Сабантуйны Көньяк төбәкнең имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров догалар белән ачып җибәрде.Ул кыр хезмәтчәннәренә мул иген уңышы, тантанада катнашучыларга тынычлык һәм иминлек теләде.

Бәйрәмгә-старт!

Фанфаралар яңгырый. Мәйданга, күңелле музыка астында татар, чуаш, рус милли киемнәрендә үзешчән артистлар чыкты.

Бәйрәмнең бию-музыкаль өлеше безнең якларда яшәүче халыкларның бердәмлеге, милли гореф-гадәтләребезне, халык йолаларын хөрмәт итү һәм олылау буларак уйланылган иде.

Чыгышлар үзенчәлекле, мәдәниятнең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтте. Балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре мәйданга сибелеп тамашачыларның игътибарын үзенә җәлеп иттеләр.

Дәртле биюләрнең югары дәрәҗәдә башкарылуы -Сабантуй программасына өстәмә  басым ясады. Мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар сәнгать мәктәбе укучылары катнашында җыр, бию композицияләре онытылмаслык матур тәэсирләр калдырды. Алар элек- электән килгән сөлге җыю йоласын дәвам иттеләр.

Спортчыларга – алкышлар!

Аксубайлыларның спорт  уңышлары елдан-ел арта бара. 

Арена буйлап спорт маршы астында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры, ТР физик культура отличнигы Нияз Хисмәтов җитәкчелегендәге спортчылар парады узды. Яшь спортчылар арасында иң яхшы самбочылар, волейболчылар, хоккейчылар, чаңгычылар, бадминтончылар, дзюдочылар, җиңел атлетикачылар, баскетболчылар, футболчылар, йөзүчеләр бар.

Алар, җиңү яулап, республика, Россия дәрәҗәсендәге турнирларда призлы урыннар алып, районыбыз данын якладылар. Безнең газета даими рәвештә бу җиңүләр турында сөйли. Яшь спортчылар белән  бергә аларның тренерлары-остазлары чыкты.

Аларның тәрбияләнүчеләренең спорт казанышларына керткән өлеше бәяләп бетергесез. Болар - Рәис Бикушев, Владимир Альметкин, Ольга Васильева, Владимир Кожеманов, Анфиса Ишметова, Җәмил Сәйфуллин, Александр Скворцов, Геннадий Леонтьев –Рәис Бикулов, Фәрхәт Гайнуллин, Валерий Павлов, Сергей Мальков, Михаил Федоров һәм башкалар. 

Килгән кунакларга һәрвакыт шатбыз

Аксубайлылар белән Сабантуй шатлыгын уртаклашырга күп кунаклар, рәсми затлар һәм җәмәгать эшлеклеләре килгән иде. Алар арасында-РФ Дәүләт Думасы депутатлары Айрат Хәйруллин, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, күрше район җитәкчеләре, Димитровград делегациясе. Традиция буенча аларны ипи-тоз белән каршы алдылар, чуаш эчемлеге сыра һәм  татарның милли ризыгы чәк-чәк белән сыйладылар. 

Район башлыгы Камил Гилманов бәйрәмдә катнашучыларны өч телдә сәламләде.

– Сабантуй – безнең халыкларның һәм милләтләрнең гореф-гадәтләренең байлыгы, кунакчыллыгы, – дип ассызыклады ул котлау мөрәҗәгатендә.Алда яхшы уңыш елы булыр дип ышанабыз. Игенчеләр кыска вакыт эчендә чәчү кампаниясен тәмамладылар.

Район җитәкчесе бүгенге көндә районның ничек яшәве һәм эшләве, иҗтимагый территориянең ничек төзекләндерелүе турында сөйләде. Сабантуйда катнашучыларны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов чын күңелдән сәламләде.

Руководитель района рассказал о том, как живет и работает сегодня район, как благоустраивается общественная территория. Участников Сабантуя сердечно поприветствовал министр по делам молодежи и спорту РТ Владимир Леонов.

– Аксубай – Татарстанның иң яхшы районы! – дип билегеләп үтте ул үз чыгышында.

Министр бирегә районга мөнәсәбәтен белдерү өчен генә түгел, мактаулы миссия белән дә килде – ул ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабантуй бәйрәме уңаеннан котлау текстын укыды. Аксубайлыларны  Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов сәламләде.

Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәре  вәкилләре Сабантуйны оештыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен аксубайлыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Рәхмәт йөзеннән алар район башлыгы Камил Гилмановка истәлекле бүләк – картина репродукциясен тапшырдылар.

Хезмәт өчен бүләк

Мәйданда Татарстан гимны яңгырады.Бәйрәмдә  Сабантуй флагын күтәрү хокукы иң яхшы игенчеләргә бирелә. Бу эшне «Аксу Агро» ҖЧҖ механизаторы Рифкать Сөләйманов һәм «Аксубай» агрофирмасы механизаторы Александр Марков башкарды.

Сабантуйда тантана сәбәпчеләре – кыр һәм ферма хезмәтчәннәре. Авыл хуҗалыгын үстерүгә көндәлек авыр хезмәтләре белән өлеш кертүчеләр, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, белгечләр. Көчле алкышлар астында мәйданга авыл хуҗалыгы оешмалары вәкилләре чыкты.

Район башлыгы Камил Гилманов һәркемгә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул «Аксу Агро» ҖЧҖ механизаторы Рифкат Сөләймановка, Дәүләт Советының Рәхмәт хатын, Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының Мактау грамотасын механизатор Рифат Сәрваровка («Аксу Агро»), «Октябрь» АФ бүлекчәсе сыер савучысы Рушания Гайфуллинага, «Сөлчә» ҖЧҖ баш хисапчысы Җәүдәт Морадыймовка, “Сафин М.С»КФХсы механизаторы – Фазыл Миңнегуловка, «Сөләйманов» КФХсы механизаторы – Ришат Шамазовка, «Волга-Селект» ҖЧҖ механизаторы Сергей Шишковка тапшырды. 

ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатына «Аксубай» агрофирмасының “Карасу“ бүлегеннән сыер савучы Нина Левашова лаек булды. «Аксу Агро» ҖЧҖ механизаторлары Андрей Кузнецов, Юрий Молоткин, Аркадий Сорокин, «Аксубай» агрофирмасы механизаторлары Александр Марков, Николай Бобов, Анатолий Антонов, АТУТның җитештерү буенча укыту мастеры Валерий Жирнов район башлыгының Рәхмәт хатын алдылар.

«Аксу Агро» агрофирмасы механизаторлары Гомәр Гарифуллин һәм Әүхәт Вафинны, «Суниев А.» КФХ механизаторлары – Вячеслав Илдимировны, Җәмил Сәгъдиевны, Евгений Филипповны, Анатолий Ермошкинны һәм машина йөртүче Николай Анисимовны, «Актай» АФ механизаторы Андрей Горбатовны, «Колос» ҖЧҖ терлекчесе Михаил Федоровны, «Волга-Селект» ҖЧҖ механизаторы Николай Васильевны, «АТУТ» җитештерү буенча укыту остасы Рафаэль Фатушевны район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләделәр.

Мәйданда шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен, бүлек идарәчеләренең, белгечләрне хөрмәтләделәр.

САБАНТУЙНЫҢ БИЗӘГЕ - МИЛЛИ ИШЕГАЛЛАРЫ

Иртән традицион милли мәдәният шәһәрчекләре мактаулы кунакларны кабул итәргә әзер иде. Милли хуҗалыклар «үз тормышлары белән яшәде». Биредә җырладылар, биеделәр, сәнгать, авыл һөнәрләренең гамәли төрләре буенча  мастер-класслар күрсәттеләр. Менә  бусагада кунаклар күренде.

Аларны татар милли үзәге һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы активистлары бик җылы каршы алды. 

Кунакларга оста кулларның иҗат җимешләрен күрсәттеләр, аларга хәтта  кул пычкысы белән утын кисәргә  туры килде, ә соңыннан аларны тәмле ризыклар белән сыйладылар. Рус милли үзәге вәкилләре кунакларны күңел ачу чарасына җәлеп итте. Биредә дә биюләрдән, рус ашларын авыз итүдән башка узмады. Күңел ачу чуаш милли үзәгендә дәвам итте. Делегация «туй тантанасы» нда катнашты – барысы да  көлке, мәзәкләр, җыр-биюләр белән үтте. 

Ипподромда - чабыш атлары

Сабантуйда катнашучыларның күбесе ат чабышларына җыелды. Кемдер бәйрәмгә, кемдер нәкъ менә экстремаль ярышның кызыклы шаһиты булу һәм, әлбәттә инде, энергия, динамиканы тою өчен килә. Ипподромга килеп, ат чабышлары өчен җан атасы килә.

Чөнки һәркем финишка барысыннан да тизрәк омтыла һәм моның өчен күп көч куя. Ат чабышларында көндәшлек атмосферасы, азарт хөкем сөрде. Тамашачылар һәр стартка бик теләп җавап бирделәр, катнашучыларга ярдәм сүзләрен кычкырдылар.

6 нчы тапкыр Сабан туе батыры

Милли бәйрәм программасы Яшел көрәш келәмендә тәмамланды. Сабантуй батыры исеме өчен узган елларда батыр дип танылган һәм яңа башлаучы, бөтенләй яшь егетләр дәгъва итә иде.

Көрәш  онытылмаслык булды. Йөзләгән җанатар көрәшчеләргә игътибар итте, һәр мизгел дулкынлану белән үрелеп барды. Тик менә финал көрәшендә безнең атаклы көрәшчеләребез - Илсур һәм Илнур Сафиннар этап булып узды.

Җанатарлар ярыш артыннан тын гына  күзәтте. Нәтиҗәдә җиңүче дип Илсур Сафин танылды. Бу аның  район Сабан туенда алтынчы мәртәбә җиңү яулавы.

Яшүсмерләр арасында Андрей Андреев җиңүче булды.

Күбрәк фотоларны фотогалереядан карагыз..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуй Сабан туе