Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Сабан туе һәм Троица бер көнне узачак 

Аксубайда татар халкының милли бәйрәме «Сабан туе» һәм «Троица әйлән-бәйләне» рус фольклоры бәйрәмнәре программасын расладылар.

Алар Россия көнендә – 12 июньдә, Сабан туе мәйданында узачак. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә милли элементларны һәм гореф-гадәтләрне кулланып, «Күңелле Сабан туе» дигән театральләштерелгән хореорграфик күренеш белән башланып китәчәк. 

11.00 сәгатьтә «Троица әйлән-бәйләне» рус фольклоры этнографик мәйданы ачылачак. Бәйрәм концерты программалары Россия халыкларының мәдәни мирас елы уңаеннан «Без бергә» дип аталган мәдәни программа белән үрелеп барачак. 

Бәйрәмдә традицион милли ишегаллары, уен мәйданчыгы, Рус һәм Чуаш кунак йортлары, «Борынгы Славутица серләре» арт-терапия халык студиясе йорты, «Горница-узорница» халык һөнәрчелеге студиясе, Чәй йорты, татар коймагы йорты эшләячәк, үзәк китапханә «АнтиКафе» проектын тәкъдим итәчәк. Бәйрәм кунакларын бик күп сюрпризлар көтә. 

6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев