Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Россия әләмен билбау көрәше буенча дөнья чемпионнары күтәрде

Бүген Аксубайда Россиянең 30 еллык туган көнен бәйрәм чарасы белән билгеләп үттеләр.

Ул волонтерларның өч төсне үз эченә алган тасмалар таратудан башланды.
Эвелина Сруртдинова башкаруындагы «Россия» җыры Аксубай өстенә таралды.

Россиянең утыз еллыгы уңаеннан әләм күтәрү хокукы Аксубай спорт мәктәбендә тәрбияләнгән спортчылар – чаңгы ярышлары, җиңел атлетика, күп төр ярышлар буенча ТР призеры Рәмис Бикушевка, дөнья чемпионы, билбау көрәше һәм самбо буенча күп тапкырлар Россия һәм Татарстан Республикасы чемпионы Диләрә Латыйповага, ике тапкыр дөнья чемпионы, билбау көрәше буенча ике тапкыр Россия чемпионы, самбо буенча Россия чемпионы, Россиянең бронза призеры, күп тапкырлар турнирлар чемпионы булган Ольга Шугаевага бирелде.

Россия көне белән аксубайлыларны район башлыгы Камил Гилманов котлады. 

– Бүген Россиянең бәйсезлеге игълан ителүгә утыз ел тулды, без үзебезнең туган илебездә үз Конституциябез белән яшибез һәм 1 июльдә аны тулыландырачакбыз. Россия Советлар Союзына кадәр дә, Советлар Союзыннан соң да булды һәм бик күп сыналды, күпләр илебезне, аның табигый байлыкларын яулап алырга теләде. Безнең илгә һәрвакыт көнләшү белән карадылар, әмма аны беркем дә беркайчан да җимерә алмады, – дип билгеләп үтте Камил Гилманов.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, илнең төп байлыгы – җирдә эшли белүче, сугыштан соңгы авыр елларда илнең икътисадын торгызуда армый-талмый хезмәт куйган, узган гасырның катлаулы 90 нчы елларын кичергән россиялеләрнең буынын тәрбияләүче халкы. Россия үсешенә һәм чәчәк атуына Аксубай районы халкы да үз өлешен кертә.

Камил Гилманов авыл хуҗалыгы тармагының лаеклы ветераннарын – Әфрәим Хәлиуллинны, Хәлим Әхмәтҗановны бүләкләде. Россия көнендә район җитәкчелеге районның авыл хуҗалыгы алдынгыларын да билгеләп үтте: ”Аксу Агро” ҖЧҖ генераль директоры Равил Мусин, ”Вамин Татарстан” ҖЧҖ җитештерү берләшмәсе директоры урынбасары Юрий Седов, «Волжская» агрофирмасы машина белән сыер саву операторы Полина Андреева һәм машина йортүче Евгений Мельников, ”Аксубай” агрофирмасы сыер савучысы Марина Чентаева һәм механизатор Александр Яманов, “Аксу Агро” ҖЧҖ механизаторы һәм терлекчесе – Илнар Җәлалетдинов һәм Сергей Павлов. 

Бәйрәм район мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән концерт программасы белән тәмамланды.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев