Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Россия Хәрби-Диңгез флоты көнен билгеләп үттеләр

Районның төп мәйданында РФ Хәрби-Диңгез флоты көненә багышланган зур бәйрәм чарасы узды.

Бәйрәмгә төрле елларда флотта хезмәт итеп кайткан элеккеге сугышчылар җыелды. Тантаналы чара әләм күтәрү һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм Ватанны саклаганда һәлак булган диңгезчеләрне бер минутлык тынлык белән искә алу белән башланып китте.

Җыелучыларны район башлыгы Камил Гилманов сәламләде.

–Хәрби-Диңгез флоты – Россия горурлыгы, – дип билгеләп үтте ул. – Сезнең һәрберегез флотта хезмәт итеп, Россия оборонасына үз өлешен кертте. Сез хезмәт иткәннән соң да уңышлрга ирешәсез, балаларыгызны лаеклы тәрбиялисез. Бәйрәм белән сезне, диңгезчеләр!

Район җитәкчесе элеккеге диңгезчеләр Олег Шуркин һәм Рәис Ильясовка Хәрби-Диңгез флоты традицияләрен саклауга, яңартуга, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә керткән өлешләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

Тантанада катнашучыларны Хәрби-Диңгез флоты көне белән район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев котлады.

– Аксубай районы диңгезчеләре берлеген төзегән һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә, сезгә сәламәтлек телим, сезнең берләшмә алга таба да актив, нәтиҗәле булып калсын, шулай ук яшь буынны тәрбияләү буенча нәтиҗәле эшләсен иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе хәрби хезмәткә чакырылучы яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә актив катнашканнары өчен Владимир Прохоровка һәм Федор Расчисловка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Диңгезчеләрнең иҗтимагый хәрәкәтендә катнашучыларны ТР Диңгезчеләр җыены вәкиле, II ранг капитаны Рөстәм Курмашев кайнар котлады. Ул Николай Янилкин һәм Анатолий Плаксимовка ТР Диңгезчеләр җыенының Мактау грамоталарын тапшырды. Шулай ук барлык диңгезчеләрне «Татарстан Республикасы Диңгезчеләр җыены»ның Аксубай районы буенча җитәкчесе Анатолий Скворцов котлады. Ул Наталья Тимочкинага ТР Диңгезчеләр җыенының Мактау грамотасын тапшырды. Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов, ЭЭМның Аксубай районы буенча ветераннар советы рәисе Шамил Сәхабетдинов элеккеге диңгезчеләргә изге теләкләр белән мөрәҗәгать иттеләр.

Михаил Пикмуллинның күптән түгел дөнья күргән «Аксубайлылар Россиянең диңгез читләре сагында» дигән китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Автор әлеге басманың ничек барлыкка килүе, кемгә багышланган булуы турында сөйләде һәм бәйрәм кунакларына китаплар бүләк итте.

Мәйданда җыелган халыкның кәефе күтәренке иде, алар диңгезчеләрнең көчле алкышлары астында диңгез биюен биеде. Бәйрәм көнендә мәйданда күңелле музыка тынмады. Иң яхшы үзешчән башкаручылар – Татьяна Григорьева, Василий Воронин, Варвара Панюкова, Василиса Петрова, Иске Кыязлы мәдәният йортының «Сандугач» вокаль триосы барысын да җырлары белән сөендерделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев