Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда робототехника буенча ярышлар узды

    Виталий Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай мәктәбе базасында районның гомуми белем бирү оешмалары арасында робот техникасы буенча ярышлар узды.

    Әлеге ярышларны мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм В.Г. Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай мәктәбе оештырды.

    Ярышларның төп максаты – югары технологияләр өлкәсе белән кызыксынучы актив һәм талантлы балаларны ачыклау, аларны алга таба укыту һәм үстерү, үз потенциалларын һәм осталыкларын тормышка ашыру.

    Ярыш традициягә әйләнде һәм ел саен үткәрелә. Әлеге ярышларның инициаторы, узган елдагы кебек үк, робототехника түгәрәге укытучысы Андрей Сетров булды.

    Быел ярышларда районның 8 мәктәбеннән 30 бала катнашты. Ярышлар 6 номинация буенча үткәрелде.

    «Траектория» номинациясендә 1нче урынны – 1нче Аксубай мәктәбе укучысы Кирилл Алексеев (җитәкчесе Андрей Сетров), 2нче урынны – 2нче Аксубай мәктәбеннән Анита Ильина (җитәкчесе Вячеслав Миронкин), 3нче урынны Сунчәле мәктәбеннән Артем Крайнов (җитәкчесе Вячеслав Миронкин) алдылар.

    «Лабиринт» номинациясендә призлы урыннарны 2нче мәктәп укучысы Елизавета Архипова (җитәкчесе Вячеслав Миронкин), Сөнчәле мәктәбеннән Илья Калуков (җитәкчесе Вячеслав Миронкин), 2нче мәктәптән Анита Ильина (Вячеслав Миронкин) яуладылар.

    «Робофубол» номинациясендә 1нче урынга – 1нче мәктәп командасыннан Кирилл Алексеев һәм Константин Цветков, икенче урынга 1нче һәм 2нче мәктәпләрдән берләштерелгән командалар лаек булды. 3нче урынга 1нче мәктәп укучысы Антон Архипов һәм 3нче мәктәп укучысы Иван Иванов лаек булды. Беренче һәм икенче урыннарны яулаган төркем җитәкчесе – Андрей Сетров. Иске Тимошкино мәктәбе командасы Егор Данилов һәм Никита Ефремов белән берлектә «Робофубол» номинациясендә өченче урынны алды (җитәкче Светлана Мелентьева).

    «Мини-сумо» номинациясендә 1нче мәктәп укучысы Алексей Пименов – 1нче, шул ук мәктәп укучысы Антон Архипов – 2нче, 3нче мәктәп укучысы Иван Ивано 3нче урыннарга лаек булдылар. Җиңүчеләрнең барысы да –Андрей Сетров җитәкләгән түгәрәккә йөрүчеләр.

    «Идарә итү роботлары ярышында» 1нче урын – Иске Ибрай мәктәбеннән Айнур Зариповка, 2нче урын – шул ук мәктәптән Нияз Зәйнуллинга бирелде. Аларның җитәкчесе – Якуб Сафиуллин. 3нче урынга Иске Тимошкино мәктәбеннән Егор Данилов лаек булды (җитәкчесе Светлана Мелентьева).

    «Пилотсыз очу аппаратлары» номинациясендә беренче урынны Иске Ибрай мәктәбеннән Нияз Әхмәтов алды (җитәкчесе Якуб Сафиуллин). 2нче урынны Иске Тимошкино мәктәбеннән Сергей Игнатьев алды (җитәкчесе Светлана Мелентьева). Иске Ибрай мәктәбе укучысы Илназ Хәсәновка 3нче урын бирелде (остазы Якуб Сафиуллин).

    Ярыш нәтиҗәләре буенча гомумкоманда исәбендә 1нче урынны В.Г. Тимирясов исемендәге Аксубайның 1нче мәктәбе командасы яулады (җитәкче Андрей Сетров). Сөнчәле мәктәбе икенче урында (төркем җитәкчесе Вячеслав Миронкин). 3нче урын Иске Ибрай мәктәбе командасына бирелде (җитәкче Якуб Сафиуллин). Талантлы балаларны һәм аларның җитәкчеләрен җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: