Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда робототехника буенча ярышлар узды

Чарага конкурсантлар – 1 нче һәм 3 нче мәктәп укучылары җыелды.

В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбе базасында робототехника буенча ярышлар узды. Чарада 4 команда – бистәнең үзәк мәктәпләре укучылары катнашты.

Әлеге ярышлар районда беренче тапкыр үткәрелә. Алар киләсе елда узачак республика фестивальләренә әзерлеккә этәргеч булачак. Ярышларны оештыручылар, мәктәптән тыш эшләр үзәге белгечләре әйтүенчә, робототехника безнең тормышка кыюрак үтеп керә. Шуңа күрә аның үсешенә активрак ярдәм итәргә кирәк.

– Киләсе ярышларга җитдирәк карарга кирәк булачак. Техникада нинди дә булса хаталар барлыкка килгән очракта, ахыр чиктә беренче булу өчен, аларны тиз арада төзәтә белергә кирәк, – дип билгеләп үтте мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчесе Николай Еграшкин.

Бу юлы ярышлар программасы кыска булды: траектория һәм лабиринт. Укучылар, компьютер түгәрәкләрендә катнашучылар, җанланып һәм күзләрен очкынландырып, һәр биремне үтәргә керештеләр. Уенчыларның берсе мәйданчыкта булган арада, аның өчен калганнары “җан атты”.

Ярыш йомгаклары буенча гомумкоманда зачетында беренче һәм өченче урыннарны 3 нче Аксубай мәктәбе командалары алды, икенче урында В. Г. Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәп командасы.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев